Бер күрсәң иде авылның,
гөрләп торган чакларын.
Яланында көтү көтү,
атларының чапканын
Күрсәң иде ,урам тулып,
кичен көтү кайтканын,
сарыкларның түшәлешеп,
өй алдында ятканын.
Күрсәң де су буенда,
атларның аунаганын,
чыр чу килеп, бала чага,
су чәчрәтеп уйнаганын.
Күрсәң иде авылдашларның,
иртән эшкә киткәнен,
савучыларның машинада,
төялешеп үткәнен.
Төркемнәшеп балаларның,
иртән укырга киткәнен.
Кичен урамнан яшьләрнең.
гармун тартып үткәнен.
Кышын урамнан тракторның,
чана тартып үткәнен.
Малайларның куып җитеп,
төялешел киткәнен.
Күрсәң иде туй атларын,
кыңгыраулар такканын,
кияү сипкән, көмеш акчага,
бала чага чапканын.
Көн яктысы,мәктәп шавы,
кичен клуб утлары,
уен көлке, гармун моңы,
төнен капка төпләре.
Шул вакытлар искә төшсә,
күңелләрне елата,
тарих битләрендә калган,
кайдадыр бик еракта.
Присоединяйтесь к ОК, чтобы посмотреть больше фото, видео и найти новых друзей.
Нет комментариев