Беркөн килеп миннән сорасалар,
Ничек яшәдең дип дөньда?
Нинди җавап бирер идем икән,
Яшәү җиңел түгел болай да.
Булмастайны булдырган да булды,
Артым белән бардым алга да.
Булдым ике ягында да ярның,
Ярсып аккан судай елгада.
Яшәгәндә төрле чаклар була,
Төсләрнең дә агы, карасы.
Агы аның якты көнем булса,
Ә карасы –күңел ярасы.
Ничек атлаганмын сукмагымнан,
Йөгереп тә йөрәк талмады.
Туктабырак торган чагым булды,
Хәзер генә вакыт калмады.
Бер кеше дә фәрештә түгел бит,
Хаталар да китә кайчакта.
Нилектәндер тигез үлчәнмәде,
Ялгышылды әзрәк яшь чакта.
Белер-белмәс кылган хаталарны,
Төзәттемме гомерем буена?
Кыекларым турыларым белән,
Сыялдымы һәрчак буема?
Сыгылып та егылмагангамы,
Кадерләрен беләм бүгеннең.
Якты көндә кояш астындагы,
Урынымны беләм үземнең.
Рәнҗетелгән кешеләрем булса,
Авыр сүзләр әйтсәм кемгәдер,
Гафү итегезче, яшьрәк чакта,
Гамьсезерәк булдым нигәдер.
Юлны үткәч артка карыйсың да,
Уйланасың ничек үткәнне.
Озайтасы килә,турайтасы килә,
Күз алдында тотып киткәнне.
Ник соң, Ходай ике гомер бирми,
Тәмен татып, кадерен белергә.
Бәхет,шатлыкларны һәрберсенә,
Һәр кешегә тигез бүлергә.
Тигез үтсен бар кеше дә юлын,
Тынычлансын үткәч җаныбыз.
Киткәндә дә фани дөньялардан,
Аек булсын безнең аңыбыз.
Менә шундый җавап бирер идем,
Булды бераз, булды бары да.
Челләсендә өшегән чаклар булды,
Кышын булды кайнар кары да.
Фирдат Валеев. Чулпан.
Присоединяйтесь к ОК, чтобы посмотреть больше фото, видео и найти новых друзей.
Нет комментариев