Мал үләргә чокыр эзләй,
Аңлы кеше сәбәп эзләй. Кеше баласы тугач та инстенкт белән яши, Эми имә, пес итә, әйләнә шуыша башлый. Саф һәм зыянлы гадәтсез булып туа балалар, Сафлыкка тиңләү өлгесе булып калалар алар. Ул инде аякка баскач, безне күрә, күз ташлый, Бездән күргән гадәтләрне үзенә туплый башлый. Үсә-үсә әкеренләп безнең гадәтне күрә, Тәмәке тарту- ичеүне, ул бәләкәйдән белә. Шулай бала тәрбияләү, гадәткә үрәтү була, Егет, кыз булып үсүгә, ул гадәт булып кала. Зыянлы гадәткә бала, ата-анадан үрәнә, Нәрсә чәчсәң шуны урасың, уңыш алдан күренә. Наркотик һәм ичү, тарту бик зыянлы булалар, Урлашу, көнләшү, ялкаулык, икенче урында торалар. Гәйбәтче сүзләрен тыңлау, үзеңә хуҗа булмау, Ул үзе бер зыянлы чир, үз баштан уйлау белмәү. Никахка хиянәтчеләр, гаиләдәге көнчелләр, Дөрес фикедә булмаудан үзләрен җәберлиләр. Кай берәүләр хатын китсә, никахка хиянәт итеп, Хатынын үтерә башлый, баласын ятим итеп. Хиянәт итеп хатының, кайгырма ул качканга, Кире кайтмаска хәер бир, синең күзне ачканга. Кызыкма син кешеләргә, аларга охшарга тырыш, Үрнәк алып алардан син, башла эшләргә бер эш. Ашаудан үзен тыймаучы, ул өйдә эшсез ятыр, Озак та кирәкмәс көтәргә, ул тиздән чиргә батыр. Психикасын кешенең боза, тискәрелек, үпкәләү, Ул гадәтләрне яшьтән үк, кирәк бетерү, үткәрү. Зыянлы гадәт-чирләрне, кеше үзе эзләп таба, Ул чирләр белән көрәшеп олаюга йөрәге тала. Кеше таза, яшь чагында картаюын уйламый, Гөмернең ул тиз узуын, картлык килүен аңламый. Нерв чилтәрен җимерә наркотиклар куллану, Кеше миенә зыянлы, башлау аны куллану. Ул кармакка бер эләксәң, ычкынуы бик авыр, Күпме үсмерләр кырылды, әлдә үтмәде ул дәвер. Яшь буын наркотикларга, тиз үрәнә, күнегә, Ныгымаган тәнгә зыяны, бер кулланудан күренә. Күпчелек кеше яшьтән үк, гонах җыя үзенә, Аны суда юып булмый, ул күренмәй күзенә. Су тәнне генә чистарта, юмый ул гонаханы, Чистартсаң уйны, фикерне бетерер ул гонаханы. Кызлар алдау бала ташлау, зур гонахага керә, Башка кергән гонах корты, гомергә мийне кимерә. Ә йбәт кенә яшәгәндә кеше җинаят эшли, Сугышып, үтереп,урлашып, төрмәгә утра башлый, Бер сәбәпсез кеше үтереп, ул үз тормышын боза, Калган гомере төрмәдә, баласыз, гаиләсез уза. Кешегә кайгы китереп, бәхетле булалмассың, Кеше аркасына утырып, оҗмахка керәлмәссең. Аракы зиһен тарата , кеше аңа тиз күнегә, Исерекнең кыйлануы, холкы ератан күренә. Күп зыян эшли исерек, эштә корылма ватып, Ичеп рульга утырып кеше башына җитеп. Ул эштә генә җиләтми, гаиләне дә биздерә, Аның холыкы охшамый, ул доньны туздыра. Аракыны ичә белсәң тимәс сиңа зарары, Өлешеңне белеп ичсәң, булмас кешегә зыяны. Табында ичмәсә кеше, мин аны хупламаем, Әгәр ул ичеп исерсә, мин аны күрәлмәем. Табында ичмәсә кунак мин аны кыстамаем, Кунак булсаң тыйнак бул дип, уйлавын мин аңлаем. Бәлигы булып җиткәнче, ичү, тарту зыянлы, Ул гадәтләр тәнгә, җанга, яшь буынга зарарлы. Менделеев аракыны, дару итеп эшләгән, Кеше өшесә, суга төшсә, ярдәм итәргә уйлаган. Соңыннан сыек дару, спиртта эшләү башлана, Алкашлар сизеп аны, ичәргә куллану башлана. Фанфуриклар ярдәм итте күп кешегә үләргә, Сатучылар, эшләүчеләр, ярдәм иттеләр үләргә. Эшләүчене, сатучыны хөкем итәргә кирәк, Зыянлы аракы эшләүне, үтерүгә тиңләргә кирәк. Ичү кызларга зыянлы, яшьтән рюмка тотарга, Ана буласы кешедән, кемне алардан көтәргә. Ичкән кызларны егетләр, күрсәләр читләп үтә, Андый кызларга өйләнсәң, киләчәктә гаилә бетә. Тәмәке тарту кешегә, биш ел гомерен кыскарта, Үпкәсе тулып корымга, ул үлүне тизләтә. Гомер буе тарткан кеше, ята йокларга кичтән, Тормаенчы яткач иртән, беленә доньядан киткән. Ул ютәлләй, төкеренә, сасы ис килә үзеннән, Алар чиргә тиз бирешә, чире күренә күзеннән. Тарту чир генә үрчетмәй. акча да җилгә оча, Гаиләнең ризыгы да, төтенгә, җилгә оча. Тәмәке тарту кызларга, беренчедән килешмәй, Таза балалар табарга, тәмәке аларга булышмай. Зыянлы гадәтләргә без, яшьтән үк үрәнмәек, Киләчәктә андый гадәткә, балаларны үрәтмәек.
31 январь 2023 ел. Галин. Р. Т.
Присоединяйтесь к ОК, чтобы посмотреть больше фото, видео и найти новых друзей.
Комментарии 1