Үтте дә китте бала чак, Яшь чагымда болыннарда, Үткәнен дә тоймадым. Сәчкә өзеп җыймадым, Я үтмә дип, я тукта дип Чөнки яшьлек үзе сәчкә, Мин үзем дә тыймадым. Алардан сокланып туймадым.
Халык җыры.
Эх бала чак, син кайда. нигә калдың еракта, Без бит булырга тиешбез, бергә, бергә һәр чакта. Бала чакны онытып булмый, калса да ул еракта, Анда кире кайтып булмый, булса да ул йөрәктә. Ике апа, ике абый, миннән соң ике сеңел, Алар уртасында үскәч, күтәренке блды күңел. Әтәй, Инәй, Каразирек, авылның урамнары, Болыннары кырлары, Таныпның тугайлары. Алар миңа хәтерләтә, шатлыклы бала чакны, Пошынып уйлай белмәгән, бәхетле малай чакны. Без бәләкәй балалар, уйныбыз урамнарда, Олылары булышалар, кырларда, урманнарда. Бәләкәйдән эшләп үстек, Ата- Анага булышып, Пичәндә сүрә тарттырып, кырда борчак чабышып. Без үскәндә авылыбызда, күп иде бала чага, Көтү китеп, йокы туйгач, алар урамга чыга. Яңгырлар яуып китсә, урамнан гөрләүек ага, Аны буып күл эшлибез, ерылып комлы су ага. Ялан тәпи, ыштансыз, уйныйбыз шул ләпектә, Кергәч Инәй дә танымый, батып кергәч ләпеккә. Түбән урам комлыгында, калды тәпи эзләрем, Кайткан саен авылыбызга, шул эзләрне эзләем. Үзгәргән икән урам да, үлән баскан эзләрне, Табып блмады эзләрне, пычыратсам да тезләрне. Кайчан үсеп китәрбез дип, ашыктык бала чакта, Еллар озак үткән кебек, тоелды безгә ул чакта.
Тизләтеп булмый җир шарын, мәнге шулай әйләнгән, Вакыт бездән срап тормый, җир шарына ул бәйләнгән. Үскәч сизми дә каласың, бала чакның үткәнен, Туктатып булмый вакытны, сизгәч яшьлек узганын. Авылда үрнәк алырга, үрнәклеләр күп булды, Төрле һөнәрләргә өндәүче, беренче мәктәп булды. Беренче укытучылар бик аңлы булып чыккан, Мәктәптән дүрт РОНО башлыгы, Обком рәисе чыккан. Шул сәбәпле авылдан, күп укытучы чыкты, Алар саны буенча авыл беренчелекне тотты. Бу бер яктан оңгай булса, икенчедән кирегә, Югары укуны беткәннәр, кайтмадылар кирегә. Беренче сәнгат тәрбия, алдым мин гаиләдән, Җырга Әтәйдән үрәнсәм, гармонга урта абыйдан. Әтәй атта йөрегәндә, арбада гел йөретте, Ул көйләгән халык җыры, миңа моңнар керетте. Әтәй җырчы булмасада, аның көе бар иде, Җырчы,гармончы булмадым, дәрт бар, дәрмән юк иде. Иртән торып тышка чыксаң, бакчада сайрый кошлар, Башны өскә күтәртә, каңгылдап очкан казлар. Еракта кәкүк кычкыра, кемгәдер гөмер чутлай, Себергә очкан торналар, яз белән безне котлый. Торналар, казлар тавышы, йөрәкне дулкынлата, Ул тауыш берсен йобата, ә кемне дер елата. Шулай авылда бала чак, кхңелле һәм тиз үтә, Урта мәктәпне бетергәч, балалар өйдән китә. Шулай авыл балалары, таралды төрле якка, Авылыбыз елап калды, китмәгез дип еракка. Колхозлар,фермалар бетте, җитте кәһәр заманы, Хәзер кайтып без елыйбыз,күреп ахризаманны. Гасыр буе Әрәчәйне беркем яулый алмады, Напольон белән Гитлер да, аны соңрак аңлады. Сатлык җаннар илебезне, сәбәпсез тараттылар, Талый алмагач илне, алар таратып талаттылар.
Риф. Галин. 16.02.2022 ел.
Присоединяйтесь к ОК, чтобы посмотреть больше фото, видео и найти новых друзей.
Комментарии 4
й