ХХ ГАСЫРДА ИСКЕ МУСАНЫҢ БАЙЛАР УРАМЫНДА ЯШӘҮЧЕЛӘРНЕҢ ТУЛЫ БУЛМАГАН ИСЕМЛЕГЕ:
1. Гаттар бабай;
2.Мөстакимов Динислам бабай, Шамҗиян әби;
3.Хаммәт бабай;
4.Исхакова Динә әби;
5. Хәйруллин Нәгыймулла (тирмәнче) , Фатиха әби;
6.Гыйләҗев Абдулла бабай, Сәгыйдә әби;
7. Миннур әби, кызы Әнисә;
8. Арыслан бабай, Мәмдудә әби;
9."Алтын" Миңнулла бабай, Сания апа;
10.Кабир бабай, Газзә әби;
11.Миңнизифа апа;
12. Баймый бабай, Сагыйдә әби;
13.Халиков Галәветдин бабай;
14. Хәкимов Хәмит бабай, Мөнәвәрә әби.
Иске Муса авылында үзенчәлекле тарихы булган зур урамнар гына түгел, ә тыкрыклар, кечкенә урамнар, юкка чыккан урамнар да аерым игътибарга лаек. Бүген без яңадан Байлар урамы турында сүз алып барабыз, төгәлрәк әйткәндә, анда яшәгән кешеләр хакында. Үзенчәлекле урамда үзенчәлекле кешеләр яшәгән. Аларның кызыклы язмышлары булган. Кайдадыр бүгенге көндә Байлар урамында яшәүчеләрнең балалары, оныклары яшидер. Без аларның кайберләре турында элекке материалларда сүз алып бардык инде.
Түбәндә сезнең хозурга Байлар урамында яшәгән кешеләрнең исемлеген беркетәбез. Бу исемлек авылдашыбыз Халисә Төфәтуллина (Әхмәдиева) тарафыннан эшләнгән. Аңа бу исемлекне күршесе Мөкәрәмә апа язып биргән. Халисәгә дә, Мөкарәмә апага да зур рәхмәт яңа мәгълүмат өчен. Халисәнең һәм аның дуслары, туганнары тырышлыгы белән (аларны алдагы материалда искә алачакмын) Чумар урамының тулы схема-картасы һәм исемлек эшләнде. Аларны алдагы көннәрдә беркетермен. Халисәнең җаваплылыгына исем китә, нәрсә кушсаң, барын да җиренә җиткереп эшли.
Аңлашыла ки, монда билгеләнгән кешеләр исемлеге тулы түгел.Бер нәрсә күзгә ташлана: исемлектә булган кешеләр, нигездә, яшь ягыннан олы кешеләр (бабайлар һәм әбиләр) булган. Яшьләр бу урамда яңа йортлар төземәгәннәр. Ике яктан ярның ишелә баруы да бу урамның язмышын хәл иткәндер. Бу урамда яшәүчеләрнең исемнәрен төгәлләүдә, кемнәр искә алынмаган, аларны исемлеккә кертү буенча эш бар әле. Авылдашларның бу эштә актив катнашуын сорыйбыз.
Халисә Төфәтуллина (Әхмәдиева) белән хат алышу.
Х.Т.: Хаерле көн, Марат, хәлләр ничек? Мин урам турында әзрәк өстәргә идем. Галип ферма якларын да кертеп, урам схемасын яңартты. Тагын, Мөкәрәмә апа узләре элек торган Байлар урамы (ул урамны Немойлар урамы дип тә, Очко урамы дип тә йөрткәннәр, хазер ул урам юк инде) турында магълүмат биргән иде, шуны да өстәрмен. Монда яшәгән кешеләрнең кайберләрен бик белмим дә инде, ә белгәннәрен искә төшерсәң, бу урамда, чыннан да, кулларыннан эш килэ торган кешеләр яшәгэн икән бит, шуңа да урамны да халыкта Байлар урамы дип йөрткәннәрдер, дип уйлыйм.
М.Ш.: Сәлам! Син, Халисә, шундый зур эш башкаргансың?! Галипкә, сиңа - зур рәхмәт! Байлар урамында яшәүчеләрнең исемлеген булдыргансың. Мөкәрәмә апа белән уртак тел тапкансың. Тагын да Байлар урамын төгәлләп булмасмы? Ягъни ул урамның схемасын (кемнең кайда яшәгәнен) искә төшермәсме Мөкәрәмә апа? Атаклы урам истәлеге хакына! Халисә, тагын да: урамыгыз (Чумар) турында мәгълүматны өстәп булмасмы? Югыйсә, бу урам - борынгы урамнар исәбендә бит. Кыскача гына һәрбер йортка, анда яшәгәннәр һәм мәрхүм булганнарга, әлеге көндә яшәүчеләргә характеристика (описание) бирегез әле, мөмкин булса. Әюпов Зөфәрләрдән башлап Усман Вәлиевләргә чаклы. Һич югында, берничә җөмлә белән булса да. Син бу урамда үскәнсең, мондагы кешеләрнең холкын эчтән беләсең. Моны чыгарсак, хезмәт башкаларга (урам турында язучыларга) да үрнәк булыр иде.
Х.Т.: Аңладым, Марат, тырышырмын.
Комментарии 1