Юктан зурлап билгеләнми
Кочаклашу-зур дәва,
Җир шарында бар тереклек
Якынын кочып ала.
Кочаклашу- татлы икән,
Кушмасаң да химия,
Даруларны алыштыра,
Сихәтләүгә дә ия.
Стресстан да дәва ди,
Кан басымын төшерә,
Иммунитетны ныгыта,
Авыртуны бетерә,
Куркуны да җиңәсең,ди,
Ышанычың күбәя,
Кочакларлык кешең булса,
Күтәрелә ди бәя.
Кочаклашкан өчен генә
Налог та түләмиләр,
Эшең артыкка китмәсә,
Алимент сорамыйлар.
Кочаклау ул бүләк тә ди,
Куелмаган тик бәя.
Күңел артык борчылганда,
Йөрәк сызып әрнегәндә,
Җәберләнгән,кагылганда,
Кайгылардан сыгылганда,
Кочаклап,сөеп алсалар,
Гәүдәләрең турая.
Кочаклагыз якыннарны,
Дусларны,туганнарны,
Оныкларны,балаларны,
Җанга якын булганнарны,
Кочаклагыз!
Әнисә Имаева
Присоединяйтесь к ОК, чтобы посмотреть больше фото, видео и найти новых друзей.
Комментарии 4