Ул 1936 елның 17 мартында Әжекәй авылында туып үскән. Аңа үз яшен биреп булмый, ул зиһене үткен, хәрәкәтле житез апа. Тормышның кадерен, ямен белеп яши, вакытларын заяга түгел, файдага тота белә. Сугыш башланганда аңа ни бары 5 яшь кенә булып кала. Әтисен Зәләлетдин абыйны беренче көннән үк сугышка алалар, әнисе белән 8 бала торып кала. Бераз үсә төшкәч тә, Мәүлидә апа өлкәннәрне алыштырып, башка үзе кебекләр белән рәттән нинди эшкә кушсалар шуны эшли. 17 яше тулгач, Коргат егете Муфтахов Гарифьян Зиннур улына кияүгә чыга. 43 ел колхозда төрле эшләрдә эшли. Сөт ташучы булып эшләгәндә, премияга хәтта мотоцикл бүләк итәләр. Гарифьян абый белән 5 акыллы, тыйнак, уңган балар тәрбиләп үстереп, аякка бастыралар. "Аллага шөкер бүгенге көндә 27 оныгым бар!"-ди Мәүлидә апа сөенеп. Коргат авылы советы биләмәсе, һәм үземнең исемнән, Мәүлидә Зәләлетдин кызын бүгенге күркәм бәйрәме белән чын күңелдән тәбрик итәбез! Сау-сәламәт булып, җан тынычлыгы, күңел көрлеге белән яшәргә язсын, бәхетле, матур картлыгыгыз дәвамлы булсын дибез. Сезгә хәерле гомер, кайгы-хәсрәтсез матур көннәр телибез.
Присоединяйтесь к ОК, чтобы посмотреть больше фото, видео и найти новых друзей.
Комментарии 61