* * *
«Мәетләр — исән затлар»
Мәетләр үле, вафат булып тоелса да, алар — исән затлар. Коръән Кәримдә Аллаһы Тәгалә болай ди: «Алар — исәннәр, ләкин син моңа төшенеп кенә бетә алмыйсың». Бәлки, алар сөяккә яисә балчык-туфракка әверелгән, тәннәрендә көч юктыр, ләкин алар исән. Аларның исәнлеген беркайчан да сизеп бетереп булмый, чөнки ул исәнлек — җан исәнлеге, тән исәнлеге түгел, тәнебез — фани. «Җан — Аллаһы Тәгалә тарафыннан бирелгән нәрсә, ә Аллаһ — мәңге», — диелә Коръәндә. Шуңа күрә җан — мәңге булган бер матдә, мәңге исән булып тора.
Кешене җаны-тәне белән бергә кабергә салгач, кешеләр кырык адым атлап киткәч, җан фәрештәләр белән очраша, аннан сораулар алына. Дөрес итеп сорауларга җавап бирә алса, җан җиденче күккә менә, аңа ахирәттә сарай булдырырга әмер бирәләр. Әгәр кеше Аллаһы Тәгаләне танымаган булса, диннән ерак торса, кешеләргә карата бозыклык кылып яшәгән булса, фәрештәләр ул җанны беренче күккә кадәр күтәрә дә, ташлыйлар, кире каберенә ыргыталар, чөнки мондый явыз җанга җиденче катка кадәр менәргә ярамый. Кабергә җан төшкәч, ул кабердә, бәлки, ләззәтен яисә газабын ала.
Кабер газабы — куркыныч нәрсә. Бервакыт Пәйгамбәребезнең (с.г.в.) хатыныннан аның яраткан догасы нинди булды, дип сораганнар. Гайшә анабыз: «Раббәнә ә-әтинә фид-дуньйәә хасәнәтәү үә филь-ахыйрати хасәнәтәү үә кыйнә газәбәән-нәәр», — ди. Тәрҗемәсе: «Әй, Раббыбыз! Безгә дөньяда матур тормыш бир һәм ахирәттә дә матур тормыш бир һәм Җәһәннәм утыннан безне сакла». Пәйгамбәребез (с.г.в.) дә укыгач, без, гади кешеләр, тагын да ешрак укырга тиешбез.
«Мәетләр бу дөньяда булган исән кешеләрнең җаннарын сизеп тора»
Кайберәүләр мәет ятып кына тора инде дип уйлый. Юк, ятып кына тормый шул. Кабернең үзенең дөньясы бар, һәм ул — барзах дөньясы дип атала. Анда җан йә шатланып, йә кайгырып ята. Мәетләребезнең хәлләрен яхшыртыр өчен, догада булырга тиешбез. Мәетләрнең колаклары, күзләре юк, әмма җаннары бар. Алар бу дөньяда булган исән кешеләрнең җаннарын бик яхшы сизеп тора. Алар кайгыра да, шатлана да. Ул җаннар кайвакытта безнең төшләргә кереп, елмаеп яисә явыз йөз белән карап торалар яки бер сүз дә әйтмиләр. Бу — мәрхүмнәрнең хәлләре турында аңлата. Аллаһы Тәгалә тарафыннан килгән илһамнарны аңлап, мәетләрнең хәлләрен шатландырырга тиешбез.
Бу хакта Пәйгамбәребезнең (с.г.в.) хәдисләре күп. Мисал өчен, Әбү Давыт риваятендә Пәйгамбәребез (с.г.в.) сөйли: «Кабердә булган бер кеше Аллаһ каршында газапны алган, ләкин көннәрдән бер көнне газап алып яткан бәндәнең хәле яхшыра, дәрәҗәсе арта башлый, газабы китеп, ләззәт ала. «Йа, Раббым! Хәлем нигә яхшыра, ни булды?» — дип сораган. Аңа фәрештәләр: «Синең Җир өстендә калдырган намуслы балаң синең исемеңнән изгелекләр эшли. Каберең бәхет урынына әверелеп килә», — диләр.
«Көн саен мәрхүмнәр безне көтеп тора»
Авылда яшәүче әти-әниләр балаларының шалтыратканнарын көтеп утыра. Һәр шалтыратуны алар бик шатланып көтеп ала, күңелләре бәхет белән тула. Җәмәгать, әти-әни кечкенә генә бер смс-хатка да шатлана бит! Ә мәрхүмнәр кабердә смс-хат түгел, бер тапкыр кул күтәреп, искә алып дога кылганны көтеп утыра. Ә без онытабыз шул… Ике-өч-биш елга бер мәчеткә килеп, хәзрәттән укуын сорыйлар. Юк, җәмәгать. Без доганы ешрак кылырга тиеш.
Пәйгамбәребез (с.г.в.) бер хәдисендә: «Вафат булган ата-анасына көненә бер тапкыр булса да дога кылмаган баланы намуссыз дип әйтәм», — ди. Кем ипотека түли, кем бала карый, кем өч эштә эшли, кем көне-төне чабып йөри, без бүген бик эшлекле халык. Көн саен дога кыла алмасак, атнакич һәм җомга көнне ахшам намазына кадәр вакытыбыз бар. Ул көннәр башкаларына караганда мөһимрәк.
Җомга көннең булдыра алганча күп сәгатен догада үткәрергә кирәк. Бу көндә әби-бабаларыбызга, әти-әниләребезгә дога багышласак, бу дога — аеруча көчле дога булып тора, чөнки Аллаһы Тәгалә җомга көнне башка көннәрдән өстен кылган. Әмма, һичшиксез, һәр көн мәрхүмнәр безне көтеп тора.
http://intertat.tatar
* * *
"Mәҽт юу"
Мәет юучы Мансура апа Шакирова:
–
![📚](https://st.mycdn.me/static/emoji/14-0-0/20/1f4da@2x.png)
“Кеше тормышында иң кыйммәтле нәрсәләрнең берсе – вакыт. Бер үтеп китсә, аны кабат кайтарырмын димә. Үткән вакыт – аккан судай. Без аны, күпме генә тырышсак та, кабат кайтара алмыйбыз. Аллаһы Тәгалә биргән гомердән ары бер көн дә, бер минут та тормыйбыз. Шуңа күрә, Аллаһ безгә бүләк итеп биргән тормышның кадерен белергә, аны мәгънәле итеп үткәрергә, Ходай ризалыгы өчен кешеләргә күбрәк яхшылык эшләп калырга омтылырга кирәк.
Шушы сүзләрне һәр аш-мәҗлес вакытында укырга тырышам. Тыңлыйлар, әмма ишетүче юк! – ди Мансура апа Шакирова.
Авыл халкы өчен бик тә кирәкле, хөрмәтле булган кешенең сүзенә колак салсалар, ничек яхшы буласы, югыйсә! Динебездә Коръән уку, ураза тоту, намаз уку кебек гамәлләр арасында бик саваплы булган “мәетне юып кәфенләү” дигәне дә бар. Мәрхүмнәрне мәңгелек йортына озату кебек җаваплы да, саваплы да булган үтә четерекле эшне үтәүче ләбаса ул. Мондый эшне теләсә кем башкара алмаганын да онытмаска кирәк.
– Мансура апа, мәет юган кеше нинди булырга тиеш?
– Мәет юган кеше дини булырга тиеш. Биш вакыт намазлы булуың хәерле, юганда дога укырга кирәк, бу кеше исән вакытында тегенди-мондый иде дип уйларга, фәлән җире тегеләй иде, болай иде дип сөйләргә ярамый. Күргән әйберләреңнең берсен дә әйтергә ярамый. Төрле хәл була инде, кайвакытта комган суы гына җитми, чиләк белән су алып китерткән вакытлар да була.
– Хәзер тастар тоту бармы?
–Юк, тастар тоту дигән нәрсә юк, шулай да дүрт почмакта дүрт кеше тора: туганнары, балалары. Юганда булышып җибәрергә кирәк булса, әзер торалар. Кайбер кеше дуылдатып юа мәетне. Алай ярамый, мәет: “Йомшак итеп тотып юсалар ярар иде”, – дип теләр ди.
– Мәетне юганда, юганнан соң курку буламы?
– Юк, бер дә курыкмыйм, бик яратып башкарам мин аны.
– Ул вакытта елыйсы килмиме?
– Юк, бик гадәти эш, шулай булырга тиеш итеп кабул итәм. Кемдер озатырга тиеш бит инде. Кәфенләүне дә әни өйрәтеп калдырган иде. Хәзер кәфен тегәсе дә юк, әзер барысы да. Кемне юганмын, исемен бер дәфтәргә язып барам, шуннан соң догадан калдырмыйм.
Мансура апа белән аның “Гыйлем сандыгын” актарабыз. Киңәшләр, теләкләр, салаватлар... Хәзинәләр сандыгы белән бер папкасы.
– Бер туганыбыз үлде дә, кырыгына кадәр мин дә, тагын бер кодагыебыз да укып, багышладык. Шул көнне хатынының төшенә кереп: “Мине монда татарлар гына каршы алды, мин татарлар янына урнаштым. Минем өчен кайгырма, миңа монда бик рәхәт”, – дип кергән! Ул, татар егете булса да, татарча белми иде. Менә доганың көче! Әле кеше шуны аңлап бетерми, ашка килә дә: “Кайчан укып бетерәсең инде? Доганы озак кыласың”, – дип ризасызлык белдереп, тизрәк аш чыкканын көтеп утыра.
Газета
Авырмас-Өчен--Киңәш
Мөнирә Сафина
* * *
"Мәрхүмдәргә хөрмәт – саҙаҡа биреп,
доға уҡыу"
- Әруахтарҙы иҫкә алыу, ҡәберҙәренә зыярат ҡылыу – мосолман өсөн маҡтаулы эш. Вафат булыусының туғандары уны иҫкә алыу табыны йыйырға тейеш. Шәриғәт өйрәтеүенсә, аш әҙерләп, дин әһелдәре, күршеләр, дуҫ-иштәр, ҡәрҙәштәр саҡырыла. Мулла Ҡөрьән уҡырға бурыслы. Иҫкә алыу мәжлесендә саҙаҡа өләшеү шарт булыр. Тауыш сығарыу, юҡ-бар ғәйбәт һөйләү, мәрхүмдең яман ғәҙәттәрен иҫкә алыу тыйыла. Сөнки бындай һүҙҙәр әруахтың рухын бысрата, сауапты кәметә. Мәрхүмдең өсөн, етеһен, ҡырҡын, йылын үткәреү сөннәт һанала. Быларҙан тыш, йыл һайын йыйылып, уны иҫкә алыу кисәһен билдәләп үтеү ҙә – маҡтаулы ғәмәл. Мосолмандарҙың изге эштәренең береһе – ҡәберҙәрҙе зыярат ҡылыу, уларҙы таҙа тотоу. Улар өҫтөнә баҫырға, ғибәҙәт ҡылырға ярамай. Зыяратҡа инеп, ҡәбер эргәһенә килгәс: «Үәғәләйкүм-әссәләмү-йәһләд-дийәрминәл-мөслиминә, вәлмөэминә рәхмә Аллаһү тағәләл-мөстәһ-диминә минкүм вәлмөстәхәйринә миннәәтүм линасәләфүн үә нәхнү ләкүм тәбәғүн үә әнна ин шаллаһу бикүм лихикүнә нәсьәлү Аллаһы Тағәләна үә ләкүмүл – ғафийәтә», – тип уҡырға кәрәк. Мәғәнәһе: «Мосолмандарҙан сәләм булһын. Мәңгелек йортҡа һеҙҙән һуңғылар булып килгән беҙгә лә Аллаһы Тәғәлә рәхмәт ҡылһын. Унан һеҙҙең өсөн дә, үҙебеҙ өсөн дә тыныслыҡ һорайбыҙ». Был доғаны уҡығас, мосолман ҡәбер янына килеп, мәрхүмдең йөҙөнә ҡаршы ултырыр һәм «Йәсин» сүрәһен уҡыр. Зыярат ҡылған кешеләрҙең доға-аяттары әруахтарға еңеллек килтереп, һеҙгә сауап булып килеп ирешер. Ҡәберҙәр эргәһенән үткәндә «Ихлас» сүрәһен ун бер мәртәбә уҡып үтегеҙ. Вафат булыусының насар ғәҙәттәрен иҫегеҙгә төшөрөп, хәтер яңыртмағыҙ. Ул әруахтарға ҡылған доғаның сауабын кәметер.
"Йәшлек" газҽтаһы
08.12.2017
* * *
https://nazir1965.com/din/mosolman-zyyarattary.html
Комментарии 32
Рамил хәзрәт Юныс социаль челтәрдәге сәхифәсендә язылучыларының сорауларына җаваплар биргән.
“Доганы намаз укымаган кешегә дә укырга ярыймы?”
– Аллаһның капкасы барлык кешеләр өчен дә ачык. Намазлы булсаң, догалар тизрәк кабул булыр һәм хәерлесме генә тормышка ашар.
“Истихара намазыннан соң җавап күпме вакытта килә?”
– Истихара намазын уку мөһим, ә җавабын көтү түгел. Җавабы килмәсә дә, җаның теләгәнчә эшлә. Шул дөрес булыр.
“Дога тәкъдирне үзгәртә аламы?”
– Әйе, үзгәртә.
Вафат булганнар өчен (исәннәр өчен дә ярый) 41 Ясин һәм 51 Мөлекне багышлау рәвеше.
Тәһәрәтләнгәч, ният әйтәбез:
Әгүзү билләһи минәш-шәйтанир-раҗим, бисмилләһир-рахмәнир-рахим.
Иләһи ният кылдым (кем рухына яки үземә - барачак ахирәтемә?! ) мәсәлән : ГабдесСамат улы Инсаф рухына (ахирәтемә) Ясин һәм Мөлек сүрәләрен укымакка, халисән лилләһи Тәгалә.
Укырга:
1. Фатиха сүрәсе.
2. Әлиф ләм мим.(Бәкара сүрәсенең 5 аяте)
3. Аятел Көрси.
4. Ясин сүрәсе.
5. Мөлек (тәбәрәк) сүрәсе.
6...ЕщёДоганы намаз укымаган кешегә укырга ярыймы
Рамил хәзрәт Юныс социаль челтәрдәге сәхифәсендә язылучыларының сорауларына җаваплар биргән.
“Доганы намаз укымаган кешегә дә укырга ярыймы?”
– Аллаһның капкасы барлык кешеләр өчен дә ачык. Намазлы булсаң, догалар тизрәк кабул булыр һәм хәерлесме генә тормышка ашар.
“Истихара намазыннан соң җавап күпме вакытта килә?”
– Истихара намазын уку мөһим, ә җавабын көтү түгел. Җавабы килмәсә дә, җаның теләгәнчә эшлә. Шул дөрес булыр.
“Дога тәкъдирне үзгәртә аламы?”
– Әйе, үзгәртә.
Вафат булганнар өчен (исәннәр өчен дә ярый) 41 Ясин һәм 51 Мөлекне багышлау рәвеше.
Тәһәрәтләнгәч, ният әйтәбез:
Әгүзү билләһи минәш-шәйтанир-раҗим, бисмилләһир-рахмәнир-рахим.
Иләһи ният кылдым (кем рухына яки үземә - барачак ахирәтемә?! ) мәсәлән : ГабдесСамат улы Инсаф рухына (ахирәтемә) Ясин һәм Мөлек сүрәләрен укымакка, халисән лилләһи Тәгалә.
Укырга:
1. Фатиха сүрәсе.
2. Әлиф ләм мим.(Бәкара сүрәсенең 5 аяте)
3. Аятел Көрси.
4. Ясин сүрәсе.
5. Мөлек (тәбәрәк) сүрәсе.
6. Кәфирүн сүрәсе.
7. Ихлас сүрәсе.
8. Фәлакъ сүрәсе.
9. Нәс сүрәсе.
Шуннан соң укып бетергәч багышлыйсың Бисмилләһ әйтеп:
Бисмилләһир-рахмәнир-рахим.
Аллаһ ризалыгы өчен шушы укыган Коръән сүрәләремнең савабын (әтисенең исеме... улының яки кызының исеме әйтеп) рухы шәрифенә багышлыйм. Йә,Раббым!Гөнаһларын ярлыка, ярлыка, ярлыка.
(дога кылына)
Бисмилләһир-рахмәнир-рахим.
Раббәнәә әәтинә фид-дүн’йәә хәсәнәтәү үә фил-әәхирати хәсәнәтәү үә кыйнәә гәзәбән-нәәр.
(41 көн Ясин укыгач, 51 енә кадәр Мөлекне укуны дәвам итәсе!)
"Күңелеңне бер биздергән кеше белән аңлашып та торма. Кайчандыр сиңа начар булган җиргә кире кайтма. Үтенечеңне бер кире каккан кешедән бүтән сорама. Сиңа хыянәт иткәнне якын да китермә!"
Мин бу сүзләрне ниндидер фәлсәфә сәхифәсеннән күчереп алдым... Ләкин... Әйе," ләкин" дип башлап, Ислам дине өйрәткәннәр буенча өстәмә дә язам. Сезне гөнаһлы уйларга этәрү мөмкинлегеннән куркып киттем чөнки. Тормыш юлындагы кешеләр безгә Аллаһ тәгалә тәкъдире белән очрыйлар. Сынау һәм сыналу, начарлык һәм яхшылык турында белемнәрне арттыру өчен. Тормыш юлында очраган һәр кеше йә начарлык, йә яхшылык сабагын бирә бит. Уйга сала, яшәргә өйрәтә. Шуңа да кешеләрнең барысына да рәхмәтле булып, күңелеңнән начарларының начарлыкларын кичереп,һәрберсен гафу итеп, ачу сакламыйча, ә яхшыларының яхшылыкларына рәхмәтләр укып, һәркайсына да Аллаһтан әҗер-сәвапларын сорап яшәүчеләрдән булыйк! Без дә бәндәләр, без дә ялгыштык, кемгәдер начар, кемгәдер яхшы булганбыздыр. Безне дә кичерсеннәр. Барыбыз да Раббыбыз ризалыгына ирешсәк иде! Әәмиин, йәә Раббыбыз!
Болар белән килешәсезме, дуслар?
Нәсимә Садыйк.
Бер-беребезнең хәл-әхвәлләрен белешергә вакыт табыйк, дусларым!
Дөньяны куарга кирәк, әлбәттә, ләкин аны куып тота алган кеше юк. Беразга гына булса да тукталып уйланып алыгыз әле, бәлки бу минутларда сезнең җылы бер сүзегезгә мохтаҗ туганыгыз, танышыгыз бардыр. Аллаһы Тәгалә бит ул сынауны бер аңа гына бирмәде, туганнары, дусларын да шул авырлык аркылы, "Нинди гамәл кылырлар, нинди мөгамәләдә булырлар колларым", - дип барыбызга да сынау итеп җибәрде!
Вакытым юк дип аралашмау да дөреслеккә туры килми, Аллаһы Тәгалә безгә тәүлегенә 24 сәгать вакыт бирде. Ул вакыт Аныкы. Синеке дә, минеке дә түгел.
***
https://vk.com/wall-216469108_9796