Кадерле укучыларыбыз! Эчтәлекле материалларга һәм төрле яңалыкларга бай булып бүген дөнья күргән “Туган як” газетабызның яңа санында:
- Казанда узган ХIV Бөтенроссия дин әһелләре форумында безнең төбәктән ике хөрмәтле хәзрәт бүләкләнде.
- “Бигичев – Сергачта”, “Ваһапов – Уфада”, “Конференция – Уразавылда” исемле яңалыклар һәр татар өчен актуаль.
- Тәбәктә роботлаштырылган яңа сөт комплексы эшли башлады.
- Петрякста тагын мемориаль такта ачтылар.
- Печә зиратындагы кабер ташларында тарих тирән ята.
- Зур Рбишчада Туган тел бәйрәме, Уразавылда Кече сабантуй зур оешканлык белән узды.
Бүтән темаларга эчтәлекле язмаларны, шулай ук өлкә татарлары күмәк яшәгән авылларда булган күп санлы кыска яңалыкларның тулы версияләрен сез бары тик “Туган як”ны укып кына белә аласыз.
Шуңа, татар телендә чыгучы бердәнбер өлкә газетасына язылу кирәк! Моны сез җирле элемтә бүлегенә барып, яисә редакциянең 8 (83191) 5-10-85 телефон номерына шалтыратып булдыра аласыз. Ә керәсе айдан аны алдырыр өчен, агымдагы айның 20сенә кадәр язылу мәҗбүри.
ИСЕГЕЗГӘ ТӨШЕРӘБЕЗ! “Туган як” аша якыннарыгызны туган көннәре белән дә котлый аласыз, моның өчен югарыда күрсәтелгән телефонга шалтырату кирәк.
Присоединяйтесь к ОК, чтобы посмотреть больше фото, видео и найти новых друзей.
Нет комментариев