Предыдущая публикация
Кешеләрнең төрлесе бар
Бик яманы, яхшысы.
Аллаһтан да,мулладанда
Курыкмаган шакшысы.
Воҗдан газабы кичерми
Начарлыклар кылганы.
Бәндәларгә зыян салып
Һәрчак тозак корганы.
Ә шулай да күберәктер
Саф, чиста күңеллеләр.
Яхшы уй, теләктә булган
Барына түземлеләр.
Тәүбәгә,тәүфикка килеп
Күп иманга килгәне.
Матур итеп яулык бәйләп
Озын күлмәк кигәне.
Икеләнми күңелләрен
Бар галәмгә ачканы.
Доньяның асылын аңлап
Биш намазга басканы.
Киләчәккә өмет белән
Килә бик тә яшисе.
Бергә булыйк, бердәм булыйк
Туганнар дип дәшәсе.
Әхмәтова,-Исмагилова Миләүшә, Йосып.5.04.24
Присоединяйтесь к ОК, чтобы посмотреть больше фото, видео и найти новых друзей.
Комментарии 9