Предыдущая публикация
Бай күл була безнеңчә.
Ничекләр яшәдем икән
Шул Бай күлне күрмичә...
Байкал күле бик озын күл, —
Җитми карашларым да.
Хәсрәтемне күмеп куям
Ярдагы ташларына...
Байкал күле ярларында
Кыя ташта мүк кенә.
Бик күп серне йота алар:
Серләреңне түк кенә.
Байкал күле дулкынының
Кочаклары киң генә...
Ташланам шул дулкыннарга
Синекенә тиңлим дә...
Присоединяйтесь к ОК, чтобы посмотреть больше фото, видео и найти новых друзей.
Нет комментариев