Предыдущая публикация
Иртә белан бәхет телим әле
Балаларга,барлык туганга.
Интернеттә булган дусларыма
Бергә гомер иткән дусларга.
Бу дөнъяга килгән һәр,бер кеше
Бәхет белән килә яшисе.
Никтер бәхет һәр кемгә бирелми
Гомерләрнең була төрлесе...
Бәхет бит ул кулмәк тегу тугел
Рәхәт кенә тегеп алырга.
Дөнъя булгач төрле чаклар була
Бәхетсезлек чыга алдыңа
Шул чакларны түзеп үтәр өчен
Зур сабырлык кирәк кешегә.
Сабыр төбе сары алтынлыгын
Гомер уткәч кеше төшенә......
Алла биргән бәхет,бәхетсезлек
Булмый аны һич тә үзгәртеп.
Тик сабырлык белән җиңеп була
Иреннәрең тешләп тузсәң Син.
Ак бәхетләр генә телим әле
Дөнъядагы барлык кешегә.
Бирче Аллам бәхет тигез итеп
Гомер биргән һәр-бер кешеңә!!!!!!!
Присоединяйтесь к ОК, чтобы посмотреть больше фото, видео и найти новых друзей.
Комментарии 2