Март ахырында “Җырлыйк әле” тапшыруының соңгы чыгарылышы эфирга чыкты. Проектның авторы, гамәлгә куючысы буларак, мин бу хәбәрне халыкка җиткерүне кирәк саныйм, чөнки әле дә тапшыруда катнашырга теләп бик күп хатлар, мөрәҗәгатьләр килә.
“Җырлыйк әле” халык иҗатына нигезләнгән бердәнбер музыкаль тапшыру. Аның максаты - радио-телевидение өчен неформат булган музыкаль ядкәрләребезне яңгырату, сәнгать әсәрләре аша халкыбызда милли горурлык, дөрес зәвык тәрбияләү. Моның өчен иҗат төркемебез бөтен көчен куйды. Соңгы 7 елда халык җырчыларының чыгышын 6 югары квалификацияле музыкант бизәде. Хезмәтләрен гафу ителмәслек түбән гонарар белән бәяләсәләр дә, алар бу проектның халык өчен никадәр әһәмиятле булуын аңладылар, ял көннәрен кызганмыйча күңелләрен биреп эшләделәр. “Яңа Гасыр” каналы җитәкчелеге әйтмәсә дә, бу изге эшләре өчен мин аларга зур рәхмәтемне җиткерәм. Миңа күпсанлы җыр сөючеләр дә кушылыр дип уйлыйм.
Инде тапшыруның ябылу сәбәпләренә тукталып китик. Аның беренчесе һәм иң мөһиме – минем фикеремнең каналның музыкаль сәясәтенә капма - каршы булуында. “Яңа Гасыр” каналын мин татар халкының соңгы 30 – 40 елда ирешкән иң зур казанышы дип саныйм. Әйтеп киткәнемчә әлеге массакүләм чара сәнгать аша халкыбызда милли горурлык, дөрес завык тәрбияләүдә зур көч була алыр иде. Ләкин кызганыч, бүгенге көндә канал җитәкчелегендә сәнгатькәрләр, милли җанлы иҗатчылар түгел, коммерсантлар утыра. Халык байлыгы булган эфир вакытын алар халыкны тәрбияләүгә түгел, телевидение аша танылырга теләгән әрсез җырлаучыларга сатып утыралар. Нәтиҗәдә бөтен дөнья карый ала торган бу канал татар халкын танытмый, ә киресенчә мескен итеп күрсәтә.
Бүгенге көндә үзәк каналлар да халык иҗатына игътибарны арттырды. Ирен кабарткан шоу бизнес йолдызларын төрле һөнәр ияләре, үзешчәннәр алыштыра башлады. Нәкъ шундый тапшырулар кызыклырак, чөнки халык ясалмалылыктан, буш вәгъдәләрдән туйган. “Җырлыйк әле” бу тенденцияне инде 2000 елда ук башлап җибәргән иде. Халык ихтыяҗын канәгатьләндерүгә йөз тотып эшләгән бу проект нинди генә каршылыклар, кимсетүләр булса да бүгенге көнгә кадәр эшләп килде. Аны ябарга да тырышып карадылар, ләкин ул вакытта җитәкчелекне халык фикеренә колак салырга мәҗбүр иттеләр.
Безнең иҗат төркемебез турында берничә сүз. Режиссерыбыз – шушы каналда чыныгу алган, 24 ел дәвамында бик күп проектларны башлап җибәргән Гүзәл Вәлиәхмәтова-Шакирҗанова. Ул да минем кебек туры сүзле, сәнгать өчен янып яшәүче иҗатчы. Андыйларны “Яңа Гасыр”да яратып бетермиләр. Үз хезмәтен лаеклы бәяләмәү аркасында ел башында китеп барды. Алып баручылар Алинә һәм Азат Кәримовларны да халык бик яратты, үз итте. Аларның да алга таба эшләү дәрте юк. Музыкантлар да минем сүзне тыңлап, халык өчен хезмәт итәбез дип кенә йөрделәр.
Иң кызганычы шул, каналдагы бу вәзгыять белән республика җитәкчелеге дә хәбәрдәр дип уйлыйм. Ләкин мин хокемәт вәкилләре тарафыннан нинди дә булса тапшыруны карап, анализлаган очракны хәтерләмим. Димәк, ирексездән югары органнарда да милли проблемалар күпләрне кызыксындырмый дигән фикергә киләсең. Милләт буларак танылырга теләсәк, без иң беренче “Яңа Гасыр” каналын акча эшләү коралы итеп түгел, әдәбиятыбызны, сәнгатебезне пропагандалаучы, милли горурлык хисе тәрбияләүче иң зур көч буларак файдаланырга тиешбез. Чирек гасырга якын бара торган, халкыбызның музыкаль ядкәрләрен саклап калуны максат итеп куйган “Җырлыйк әле” тапшыруының җитәкчесе буларак шуны әйтә алам, проектның сыйфатын яхшырту, җиһазландыру өчен беркайчан да матди ярдәм булмады. Егерме өч ел буена төшерү өчен иң катлаулы, күп кеше катнашкан тапшыруны әзерләү процессы берәүне дә кызыксындырмады.
Безнең искиткеч зур музыкаль мирасыбыз бар. Ләкин ул халыктан башка беркемгә дә кирәкми. Безнең рухи дөньябызны чагылдырган җырлар башка бер музыкаль проектта да яңгырамый. Шуңа да тапшыруга ихтыяҗ бүген дә зур, чөнки әле дә катнашырга теләп бик күп хатлар, мөрәҗәгатьләр килә.
Иҗат әһелләренең хезмәтен тиешенчә бәяләмәү дистә еллар буена осталыгын кызыклы проектлар белән исбатлаган авторларның, зур тәҗрибәле белгечләрнең каналдан китеп баруына төп сәбәп булып тора. Бу проблемаларны “Яңа Гасыр” каналы җитәкчелегенә генә йөкләү дөрес тә түгелдер. Милли сәнгатне үстерү, туган телебезне саклап калу иң беренче чиратта Татарстан хокемәтенең бурычы дип аңлыйм. Ә “Яңа Гасыр” каналы әдәби татар телен пропагандалаучы, сәнгать әсәрләренә нигезләнгән, рухи азык алырлык чыганак булырга тиеш.
“Җырлыйк әле” тапшыруының авторы,
Татарстанның атказанган артисты
Нәҗип Бәдретдинов.
Присоединяйтесь к ОК, чтобы посмотреть больше фото, видео и найти новых друзей.
Нет комментариев