Предыдущая публикация
Яшьлектәге онытылмаган,
Бер үпкәм бар үземә.
Ник ачмадым серләремне,
Карап зәңгәр күзеңә.
Ничә еллар яши бу сер,
Күңелемнең түрендә.
Шомырт чәчәкләре белән,
Яңара ул бүген дә.
Күңел кылларына кагыла,
Сагыш-моң булып тама.
Йөрәгемә җөйләр салып,
Һаман сер булып кала.
(с) СанияГарифуллина
#стихи_Сания_Гарифуллина
Присоединяйтесь к ОК, чтобы посмотреть больше фото, видео и найти новых друзей.
Комментарии 23