Предыдущая публикация
Жыелыштык тагын туган йортка,
Нидер житми кебек табында.
Һәм ниһаятъ әткәй килеп кереп,
Басып торыр кебек янымда.
Киемнәрең эленеп тора чөйдә,
Син аларны инде кимисең.
"Әйда, кызым, мичкә ягасы бар,
Утын кисеп керик ",-димисең.
Син кулланган балтаң.чалгың ята,
Тоеп синең кулың эзләрен.
Эндәшәсем-килсә," Әткәй", диеп
Эзли башлый сине күзләрем.
Ык буенда таллар башын игән,
Чишмә суы моңсу чылтырый,
Әтием, сине салган йортның түбәсендә
Күз яшемдәй тамчы елтырый.
"Тыныч йокла ", - дип телимен әткәй,
Урының булсын оҗмах түрендә,
Мин онытмам еллар узсалар да
Сакланырсың син минем күңелдә.
Разиля Игебаева(Галеева) суз.
Присоединяйтесь к ОК, чтобы посмотреть больше фото, видео и найти новых друзей.
Комментарии 25