Предыдущая публикация
Кояш чыга, кояш бата,
Көн туа да кич җитә.
Беркем белми,тик,иртәгә,
Кемнәрне,нәрсә көтә.
Бары да Ходай кулында,
Өмет кенә итәбез,
Алсу таңнарның атканын,
Кояш нурын көтәбез.
Бу дөньяда кешеләрнең
Белеме күпкә җитә.
Тик гомерне ул бүләлмый,
Белгәне шунда бетә.
Күктән килә бит бары да,
Күккә китә азактан.
Мизгел җирдәге вакытың,
Кояш чыккан һәм баткан.
Гомерләр Ходайдан бүләк,
Үкенечкә үтмәсен!
Азакка барып җиткәнче
Саулык ташлап китмәсен!
Фирдат Валеев.Чулпан
Присоединяйтесь к ОК, чтобы посмотреть больше фото, видео и найти новых друзей.
Нет комментариев