Пәйгамбәр аңа: «Син шушы сүзләрне әйт: Ләә иләһә илләллаһ, вәхдәһү ләә шәрикәләһ, Аллаһү әкбәру кәбиран, вәлхәмдү лилләһи кәсиран, вә сүбхәнәллаһи Раббил-галәмин, вә ләә хәүлә вә ләә куввәтә иллә билләһил-гәзизилхәким, - дигән.
“Аллаһыдан башка хак иләһ юк, Ул – Бер ялгызы, Аллаһы Бөек, Аллаһыга күп мактауларыбыз булсын. Галәмнәр Раббысы бар кимчелектән пакъ. Аллаһыдан башка хәлне үзгәртүче көч-куәт иясе юк”, - дигән. Шулвакыт, ул бәдәви: “Бу сүзләр Раббым өчен бит, ә минем өчен кая?” – дип сораган. Пәйгамбәребез Аллаһүммә-гфирли вәрхәмни вәһдини вәрзүкъни “Йә, Аллаһ, мине кичер, миңа рәхмәтеңне сал, мине туры юлдан алып бар, мине ризыкландыр”, - дип әйт”, - дигән” (Сахих Мөслим хәдисләр җыентыгы).
Присоединяйтесь к ОК, чтобы посмотреть больше фото, видео и найти новых друзей.
Нет комментариев