Көннең яктылыгы – кояшта, күкнең матурлыгы – йолдызларда, җир йөзенең гүзәллеге әниләрдә! Моны без барыбыз да беләбез, ә бүген тагын бер кат искә төшерәбез! Бүген – Аналар көне! Бу көнебез бары тик сезгә багышлана, газизләрдән газиз кадерле кешеләребез! Ул сезнең барлык борчу- мәшәкатьләрегезне оныттырып, яхшы кәеф, шатлыклы хәбәрләр алып килсен!
Бүгенге көндә авылымда ана исемен горур йөреткән әниләрне исемләп үтеп, аларны бәйрәм белән котлап үтәсе килә.
Авылыбызда тормышның ачысын - төчесен күргән, шулай да авырлыкларга баш имәгән өлкән буын апалары да бармак белән генә санарлык калып бара инде.
Колхоз эшеннән кайтып кермәгән, гаиләсен дә караган, баласын да тәрбияләгән, биатай-биянасына кадер - хөрмәт күрсәткән авылдагы апаларга хөрмәт йөзеннән шуларны язып үтәсем килде бүген.
Маңгайга язылганнарны еллар белән исәпләп, гомер алга чаба. Авылыбызның иң өлкәне, тыл һәм хезмәт ветераны, 8 баласына газиз әни, 14 оныкка дәү әни, 18 оныкчыгына(онык балалары) картыкай булып, 97 яшен тутырган Сания Гайсина Нуриахмәт кызы мактауларга бик лаек. Шулай ук, сугыш елы балалары Маннапова Рәшидә, Гыймалтдинова Бибисәүдә, Нафыйкова Фәгыйлә, Шайхлисламова Фидүсә, Исламова Мәгафүрә, Фаметдинова Рәсимә, сугыштан соң доньяга килгән Шуарова Фәния апа заманында терлекчелектә һәм басучылыкта эшләп, хезмәт ветераннары булдылар. Бүгенге көндә балалары тәрбиясендә кадер - хөрмәттәләр.
Зур үсеп, үзебез әти-әниләр булсак та, без төпле киңәшләр сорап сезнең янга киләбез, сезнең һәрчак безне аңлавыгызны төпле, фикерләрегез белен ярдәмегездән ташламавыгызны беләбез.
Хөрмәтле әниләр!
Очрашып, хәлләр белешеп, чәй табыннарында матур итеп гапләшеп, һәр туар таңнарны шатлык белән каршылап, балаларның кадер-хөрмәтендә яшик әле. Йөрәкләргә бер жылы сүз житә...Шундый матур уйлар белән кайттым бу изге күңелле апалар яныннан. Илләребез тыныч, күк йөзе аяз булсын!
Бәйрәм белән, хөрмәтле әниләр!
Присоединяйтесь к ОК, чтобы посмотреть больше фото, видео и найти новых друзей.
Комментарии 7