Предыдущая публикация
Газиз туганнар! Әйдәгез, көннәр яхшы булган чакта зиратка бергәләп өмәгә чыгыйк!
🔽 1май көнендә, иртәнге сәгать 8.00 да авылыбызның ике як зиратын да чистарту уңаеннан өмә оештырыла.
Адәм баласының соңгы йорты – зират. Аның турыннан узган һәр кеше бу дөньяның мәңге түгеллеген исенә төшерә һәм вафат булган әби-бабаларыбыз, туганнарыбыз рухына дога кыла, үзенең кылган гамәлләре турында уйлана.
.
Бүген яшәгән йортыбыз ничек чиста булса, зиратларыбыз да җыештырылган, тәртиптә булырга тиеш. Моның савабы да әйтеп бетергесез зур бит.
.
Зиратны тәртиптә тоту- исәннәрнең изге бурычы.
.
Барыгызны изге эшкә өлеш кертүгә чакырабыз!
Присоединяйтесь к ОК, чтобы посмотреть больше фото, видео и найти новых друзей.
Нет комментариев