🥒Моның өчен кыярларны, тәмләткечләрне (укроп зонтлары, сарымсак, карлыган яфраклары һ.б.) яхшылап юабыз, алдан стерильләштерелгән банка төбенә — тәмләткечләрне🥬, аннан кыярларны тыгызлабрак тутырабыз.
Кайнап чыккан суны банкаларга🧂 салып, 10 минутлап тотабыз. Аннары суны кәстрүлгә🍵 бушатып, кайнатырга куябыз, 1 литр суга 2 аш кашыгы тоз, 2 аш кашыгы🥄 шикәр комы салабыз. 1-2 дәфнә (лавр) яфрагы, 7-10 бөртек борчаклы борыч🌶 кушып җибәрәбез.
Кайнап чыккач, 5-6 аш кашыгы🥄 9 процентлы аш серкәсе (уксус) салабыз.
Әзер маринадны банкаларга коеп, стериль капкачлар белән каплап, баштүбән әйләндереп, суынганчы тотабыз.
Капкачларны ныклап япмыйча, духовкада яисә "су мунчасы"нда (водяная баня), 10-15 минут стерильләштереп, аннан каплаганда, ышанычлырак була.
Бу рәвешчә маринадланган кыярлар өй температурасында саклана.
Фото: freepik.
Присоединяйтесь к ОК, чтобы посмотреть больше фото, видео и найти новых друзей.
Нет комментариев