Альбина Нафикова сүзләре һәм көе, Ильшат Сагитов аранжировкасы.Автор башкаруында.
Таныпкаем
1.Ямьле Танып буйларында үстем,
Иңгә-буйга йөзеп суларын.
Су буенда кошлар сайраганда
Шул чакларга кайтты уйларым.
Куш:
Боргаланып һаман агасың син,
Таныпкаем, армый-талмыйча.
Язлар җиткәч, кабат кайттым сиңа,
Ничек калыйм, түзеп, кайтмыйча.
2.Йөрәгемә минем дәва була,
Тугайларың йөгреп урасам.
Тәнемә көч, җанга илһам алам,
Мул суларың йөзеп буйласам.
Куш:
Боргаланып һаман агасың син,
Таныпкаем, армый-талмыйча.
Җәйләр җиткәч, кабат кайттым сиңа,
Ничек калыйм, түзеп, кайтмыйча.
3.Сагынышып кайткан карлыгачлар,
Оялаган биек ярыңа.
Кошлар кебек очып,Таныпкаем,
Ашкынырмын һарчак
яныңа.
Куш:
Боргаланып һаман агасың син,
Таныпкаем, армый-талмыйча.
Көзләр җиткәч, кабат кайттым сиңа,
Ничек калыйм, түзеп, кайтмыйча.
(Альбина Нафикова 29.04.2024.)
Присоединяйтесь к ОК, чтобы посмотреть больше фото, видео и найти новых друзей.
Комментарии 43
Берәр минут тик торганың бармы икән синең!? Юктыр...
Җыр!!!!!!!
.
Альбина, рахмат. Бишле сина с плюсом!
Дай бог тебе крепкого здоровья и дальнейших творческих успехов!!! Я восхищаюсь тобой!