Предыдущая публикация
Үзеңне куй аның урынына.
Җиңелдер ул, рәнҗетергә кеше,
Берни белми аның турында.
Беребез дә әүлиялар түгел,
Фәрештәләр куя канатын.
Рәнҗетмә син, авыр сүзең белән,
Йөрәк ертып, аны канатып...
Җанда җөйләр сызып кала яра,
Син шул авыртуны тоеп кара!
Һәрберебез үзенең юлын табып,
Абына, егыла һаман алга бара.
Гомер елгасын син, кич әле бер,
Сабырлыгың җыеп, түземең!
Гасырларның кайтавазы яңгырый,
Азан җыры булып күгемнең!
Венира Хәсәнҗанова.
Присоединяйтесь к ОК, чтобы посмотреть больше фото, видео и найти новых друзей.
Нет комментариев