ӘстәгфируЛлааһи тәүбә үә әтүүбү иләйһи!
Гөнаһлар кичерелсен өчен, көненә йөз тапкыр әстәгъфируллаһ дип әйтү дә җитә. Пәйгамбәребез дә шулай эшләгән. Галимнәрдән, без башта йөз тапкыр сөбханаллаһ, әлхәмдүлилләһ дип әйтикме, әллә әстәгъфируллаһ диикме, дип сорагач, алар, башта күлмәкне юалар, аннары гына хушбуй сибәләр, ди. Димәк, башта йөз тапкыр әстәгфируллаһ дияргә кирәк. Әбү Хөрәйра исемле сәхабә, кич белән йокларга ятканчы, унике мең тапкыр әстәгфируллаһ дип әйтә торган була. Ни өчен шуның кадәр әйтәсең дип сорагач, гөнаһларыма карап, ди. Әмма бу сүзне кешеләр чын күңелләре белән үкенеп әйтергә тиеш.
ТӘҮБӘ НАМАЗЫ
Тәүбә намазы – гөнаһлар өчен үкенеп, тәүбә һәм истигъфар кылыр өчен укыла торган ике рәкәгать нәфел намазы. Тәүбә намазы тәмамланганнан соң түбәндәге истигъфар укыла:
Әстәгъфируллааһ, әстәгъфируллааһ, әстәгъфируллааһ тәгәәлә мин күлли з̣әнбин әз̣нәбтүһү гәмдән әү хата’ән сирран әү гәләәнийәтән үә әтуубү иләйһи минәз̣-з̣әнбил-ләз̣ии әгләмү үә минәз̣-з̣әнбил-ләз̣ии ләә әгләмү иннәкә әнтә гәлләәмүл-гүйүүб
Мәгънәсе: «Мин Аллаһыдан һәрбер гөнаһымның ярлыкавын сорыйм, ялгышлык белән кылган гөнаһларым һәм хаталык белән кылган гөнаһларым өчен дә, яшерен кылган гөнаһларым һәм яшермичә кылган гөнаһларым өчен дә, шулай ук белеп кылган һәм белмичә кылган гөнаһларым өчен дә тәүбә итәм, бик үкенәм. Йә Аллаһ, Син яшеренне дә белүче».
Эгузу билләәһи минәш-шәйтаанир-раҗииим. Бисмилләәһир- рахмәәнир-рахииим. Әлхәмдүлилләәһи раббил гааләмииин вәссаләәтү вәссәләәмү галәә расүүлинә Мүхәммәдиү үә галәә әәлиһи үә әсхабиһи әҗмәгыйн.
Бөтен галәмнәрнең Раббысы булган, безне төрле нигъмәтләр белән нигъмәтләндергән Аллаһ Сөбханәһү вә Тәгаләгә иксез-чиксез рәхмәтләребез, мактауларыбыз, шөкраналарыбыз булса иде. Аллаһы Тәбәракә вә Тәгалә тарафыннан галәмнәргә рәхмәт, мәрхәмәт буларак җибәрелгән сөекле Пәйгамбәребез Мөхәммәд галәйһиссәлам хәзрәтләренә, аның хөрмәтле әһеленә, сәхабәләренә барчабызның сәламнәре, салаватлары һәм һәртөрле изге догаларыбыз барса иде.
Раббым, дөньяда яшәгән вакытыбызда бәндәләргә мохтаҗ булудан сакла. Тәннәребезгә сәламәтлек, җаннарыбызга тынычлык бир. Калеб һәм маңгай күзләребезне ач. Башларыбызга зирәк зиһен, үткен фикер, камил гакыл, күркәм холык, йомшак фигыль, тулы иман бир. Дөньяда яшәгәндә гамәл-гыйбадәт, хәер-ихсан белән яшәп, үлем вакытларыбызда ансат үлем бир. Әманәт җаннарыбызны биргәндә, җәннәтңне күреп, ансат кына тапшырырга насыйп ит.Әмин!
Йа Аллаһым, безгә балаларыбызны югары әхлаклы һәм ныклы иманлы итеп үстерергә ярдәм ит. Раббым, без үзебезнең нәселебезне тәрбияләүне Сиңа ышанып тапшырабыз. Аллаһым,Син Үзеңнең кодрәтең белән балаларыбызны төрле явыз чирләрдән чистарт һәм әхлаксызлыктан арала. Без аларны Сиңа тапшырабыз Йа Раббым, Син аларны көндез һәм кичләрен тарала торган барлык төр явызлыклардан, яман гадәтләрдән, яман сүзләрдән, яман күзләрдән, кемне дә булса хаксызга рәнҗетүләреннән һәм үзләрен дә хаксызга рәнҗетүләрдән, көнче кешеләрнең күз карашыннан сакла, якла,үзеңнең рәхмәтең белән төреп ал! Йа Аллаһым, безнең балаларыбызны бөтен яклап, өстән дә, астан да, уң яктан да , сул яктан да , алдан да һәм арттан да зыян килмәслек итеп, явыз бәндәләрнең, явыз хайваннарның, табигать бәла-казаларының һәм юл һәлакәтләренең зыяны тимәслек итеп саклавыңны Үзеңнән, ялварып-ялварып, сорыйбыз!
“Ни өчен фәкыйрьләр байларга караганда ачык йөзлерәк һәм юмартрак?” – дип сорады берәү бер хикмәт иясеннән.
- Тәрәзәгә кара әле: нәрсә күрәсең? – диде Остаз.
- Ишегалдында балалар уйнаганын күрәм...
- Ә хәзер көзгегә кара: анда нәрсә күрәсең?
- Үземне...
- Менә шулай: тәрәзә дә, көзге дә пыяладан ясалган, ләкин аз гына көмеш өстәлә икән – кеше инде үзен генә күрә башлый...
Аллаһы Тәгалә төрлебезгә төрле язмыш язган:
кемнәрдер гомерләре буе бәхетле булып яши,
кемнәргәдер сынауларны өеп-өеп бирә.
Шул сынауларга дучар булучыларга күркәм сабырлыгын да насыйп итсен иде Раббым!
"Гасыр" сүрәсе үзеңә һәм башкаларга сабырлык теләү сүрәсе буларак укыла.
Бисмилләәһир-рахмәәнир-рахиим. Вәл-гаср. Иннәл-иңсәәнә ләфии хуср. Илләлләзиинә әәмәнүү вә гамилүс-саалихәәти вә тәвәәсау бил-хәккый вә тәвәәсау бис-сабр".
Юмартлык – ботакларын дөньяның эченә сузган җәннәт агачларыннан берседер.
Кем бу агач ботакларының берсеннән тотса, ул бөтен кешене җәннәткә тартыр.
Саранлык – ботакларын дөньяга сузган җәһәннәм агачларыннан берседер.
Кем ул агачның ботагыннан тотса, ул ботак та кешене җәһәннәмгә тартыр.
Пәйгамбәребез Мөхәммәд салләллаһү гәләйһи үә сәлләмнең бер мөбарәк хәдисендә шундый хикмәтле, тирән эчтәлекле сүзләр бар:
“Гөнаһлар йөрәккә кечкенә генә (кара) тамчы булып тама һәм ул тәүбә белән юк ителмәсә, шул тамчылар йөрәкне тулысынча каплап бетерергә мөмкин.
Шундый йөрәк пычрак белән тулган савыт шикелле: чиста суны анда инде салып булмый”.
Гөнаһлы йөрәккә дә безгә бик кирәкле, файдалы нәрсәләрне салып булмаячак, әгәр тәүбә итеп аны пычраклардан бушатмасак...
Һәр фарыз намаздан соң
"Әй Аллаһ, миңа Үзеңне искә алырга,
Сиңа шөкер итәргә,
Сиңа тиешенчә гыйбадәт кылырга ярдәм ит",-
дип әйтергә кирәк.
Присоединяйтесь к ОК, чтобы посмотреть больше фото, видео и найти новых друзей.
Нет комментариев