Җыйды агай танышларын
Искә алу чарасына:
Атнабайның вафатына
Чирек гасыр датасына.
Килде Өфөдән кунаклар,
Ижаудан килде апалар;
Илешләргә үзгә хөрмәт —
Сәхнәгә дә менде алар.
Кичә яме булып торды
Шаран ягы Фән абыем.
Тальяны һаман кулында,
Һич төшерми ул абруен.
Чакырылган бу кичәгә
Бик күп данлы исемлеләр;
Төрле җирдә әгъза булган,
Төрле керем, төшемлеләр.
Истәлекләр сөйләү булды
Кайбер кунакларның эше.
Сәхнәгә чыга алмады
Тиеш булган бераз кеше.
"Нинди данлы исемнәрең
Бар соң синең", - диде агай...
Булмагачтын, каян алыйм?
Чакырмаска иде алай.
Алып баручылар тота
Кичәнең тиеш тонусын:
Җырчы, шигырь укучыны
Тамашачылар танысын!
Күпләргә билгеле түгел
Минем язган шигырьләрем.
Шагыйрь сурәте янында
Сөйләү иде өметләрем.
Кафе шау-шуыннан көчле —
Сәхнәдән әйтелгән сүз.
Әзерләнеп торган көе,
Сөйләттермәгәч, яшьле күз...
Атнабайны да кемнәрдер
Зур сәхнәгә мендермәде;
Халык шагыйре исемен
Вакытында бирдермәде.
Минем күңел калды китек,
Дуслыкка да яра салды.
Искә алу кичәсеннән
Күңелдә бер төер калды...
10.10.2024.
Әнис Шәймәрданов.
Присоединяйтесь к ОК, чтобы посмотреть больше фото, видео и найти новых друзей.
Комментарии 55
Халык мохите җәүһәре
Иде бит ул Атнабай!
Шагыйрь булып, үз исемен
Данга күмде бу агай.
Татарча да, башкортча да
Оста иде якташым.
Ике якны тигез күрде,–
Сыңар калды алкышы.
Татарда белем алса да,
Башкорт ягын сайлады.
Милләте кайсы булганын
Ул соңлап абайлады.
Ике якка сугылмыйча,
Монда хезмәт итте ул.
Халкына тиң зур бүләкне
Җитмеш еллап көтте ул.
Югары исем алырга
Һәрбер әдип омтыла.
Кайберләре ике өлкә
"Халык шагыйре" була.
Була шулай: бер үк шәхес
Ике якка бүленә –
Тик татарның, йә башкортның
Мөнбәрендә күренә.
Татар телендә язса да,
Татарстан соңлады:
Атнабайга данлы исем
Бирмәвен соң аңлады.
Тере чагында бирмәгәч
Шагыйрьгә ул исемне,
Юкка тузан туздырудан,
Үзгәрәме җисеме?
Татар шагыйрьләре, килеп,
Сүз куертып карыйлар;
Татарстан өчен ул – юк,
Поезд киткән, агайлар.
12.10.2024.
Әнис Шәймәрданов.