Предыдущая публикация
Чәчне тарап биек карап,
Сине уйлап, сиңа барам.
Сары яфраклар пышылдый:
Еракта бул син аңардан.
Кушымта:
Сөя күрмә, сөймә аны,
Диләр белеп яратканны.
Сөймә, диләр, сөймә, диләр,
Белеп җаннан кан акканны.
Кояш карый, нурлар саныйм,
Уйлый-уйлый сиңа барам.
Кипкән яфраклар туктамый
“Сөймә” диеп яманлаудан.
Уйларымда, хыялымда
Тик син генә, тик син генә.
Колак салмыйм яман сүзгә,
Колак салмыйм берсенә дә.
Венер ФӘТТАХ 25.06.2024 ел Карламан
Присоединяйтесь к ОК, чтобы посмотреть больше фото, видео и найти новых друзей.
Комментарии 11