Предыдущая публикация
Җир астыннан юллар булсалар.
Метролар да аннан узмый икән,
Тимер юллары да бармыйлар...
Хәл белергә ике аяк илтә
Зираттагы якын кабергә.
Нигә икән шулай язмыш явыз
Яшәргә дә иде яшәргә...
Юк булмый шул төшеп яннарыңа
Сорар өчен, "ничек хәлләрең?"
Төштә генә кайтып әйләнәсең,
Сирәк кенә, кайчак төннәрен...
Сөйләшми ул, бары тик елмая,
Хәлең ничек? - диеп, сорагач.
Шулай инде бер береңнең хәлен
Белешргә артык соңлагач...
Кабер яннарына илтә юллар,
Сөйләшәсең бары таш белән.
Эх, кайчандыр өстәл артларында
Гөрләшкәннәр калды аш белән...
Туганнарның хәлен белеп яшик,
Исәннәрнең белик кадерен.
Җир астына юллар булмаса да,
Онытмаек туган каберен...
Туганнарның белик кадерен...
Инзилә
Присоединяйтесь к ОК, чтобы посмотреть больше фото, видео и найти новых друзей.
Нет комментариев