Предыдущая публикация
Сугыш… Ишетүгә үк җанны өшетүче, йөрәкне калтыратучы бу сүз үз эченә күпме фаҗига сыйдырган. Төзелмәгән гаиләләр, тумаган балалар, кайтмаган ирләр, тол калган хатыннар, ятим калган балалар язмышы – шушы бер сүзгә сыйган. Минем каршымда шул чорның афәтләрен үз йөрәге аша үткәргән ветеран Яхина Сәхибә Талип кызы утыра. Хәтер дәфтәрен актарып, үткәннәрне исенә төшерә-төшерә, ашыкмыйча гына сөйли ул. Тавышы калтыранып китә, тонык күзләреннән тәгәрәгән яшь бөртеге, буразна булып сызылган тирән җыерчыклар эченә кереп югала. Авыр, бик авыр аңа җан яраларын кузгатып, төшләренә кереп җәфалаган сугыш еллары турында сөйләү.
Присоединяйтесь к ОК, чтобы посмотреть больше фото, видео и найти новых друзей.
Нет комментариев