14 нче июньдә – Зөлхиҗҗәнең сигезенче көнендә, кояш баегач, Зөлхиҗҗәнең 9 нчы көне башланып китә, ул инде ГАРАФӘ КӨНЕ дип атала. Быел ул 15 июньдә була.
ГАРАФӘ – ТАНУ КӨНЕ – Ибраһим г.с.-нең нәзере хәтеренә килеп (Ибраһимның озак еллар баласы булмый. Ул:
✍️ "Әгәр минем улым булса, мин аны Аллаһ ризалыгы өчен корбан итәр идем", – дип нәзер әйткән була), төшен аңлаган көндер.
Бу көн ислам динендә иң әһәмиятле көннәрнең берседер. Гарафә көнендә миллионлаган хаҗ кылучылар, Гарафә тавына баскан килеш, Аллаһка ялваралар. Гарафә көне генә түгел, Зөлхиҗҗә аеның беренче 9 көненең һәр кайсы да ИЗГЕ. Бу көннәрдә ураза тоту, хәер-сәдака өләшү – сөннәт гамәлләр. Бигрәк тә Гарафә көнендә ураза тоту – чиксез саваплы гамәл. Аллаһ теләсә 15 июньдә ничек тә тырышсагыз инде. Раббыбыз, авырлыгын бирсә, җиңеллеген дә бирә.
📚 Пәйгамбәребез Мөхәммәд ﷺ:
1) ✍️"Гарафә көнендә тотылган ураза 2 ел буена кылган гөнаһларны ярлыкарга җитәрлек савап китерәчәк".
2) ✍️ "Иң күп кеше Гарафә көнендә тәмуг газабыннан котылачак".
3) ✍️ "Гарафә көннең уразасы 2 ел тоткан уразага торадыр".
Бу мөбарәк Гарафә көнендә бөтен дөньядан җыелган меңләгән хаҗи кызу кояш астында дога үә гыйбадәттә булырлар.
✅ 11, 12, 13 нче Зөлхиҗҗә – ТӘШРИК КӨННӘРЕ һәм
ТӘШРИК ТӘКБИРЛӘРЕ – ТӘШРИК ТӘКБИРАТЕ – ГЫЙБАРӘСЕ
15 нче июнь – Гарафә көнендә, иртәнге намаздан башлап, Корбан гаетенең 4 нче көнендәге (19 июнь) икенде намазына кадәр 23 фарыз намазның һәркайсыннан соң сәлам биргәч, Аллаһы Тәгаләне олылап, Аны данлап тәкбир әйтелә.
Бу тәкбирләргә "ТӘШРИК ТӘКБИРЛӘРЕ – ТӘШРИК ТӘКБИРӘТЕ – ГЫЙБАРӘСЕ" диелә:
🤲 ӘЛЛААҺҮ ӘКБӘРъ!
ӘЛЛААҺҮ ӘКБӘРъ!
ЛӘӘ ИЛӘӘҺӘӘ ИЛЛӘЛЛААҺҮ!
ҮӘЛЛААҺҮ ӘКБӘРъ!
ӘЛЛААҺҮ ӘКБӘРъ!
ҮӘ ЛИЛЛӘӘҺИЛ ХӘМДе.
Мәгънәсе:
🤲 Аллаһы Тәгалә һәрнәрсәдән олугтыр, Аллаһы Тәгаләдән башка илаһ һич юктыр. Һәрбер мактау бары тик Аллаһы Тәгаләгә генә, Аның өчен генәдер.
‼️ Бу тәкбир имам үә җәмәгать белән укыганда ВӘҖИБ, ялгыз укыган кеше әйтсә – ЗУР САВАП. Ирләр уртача тавыш белән, хатын-кызлар йомшак кына басынкы тавыш белән әйтсәләр дөрес.
Присоединяйтесь к ОК, чтобы посмотреть больше фото, видео и найти новых друзей.
Комментарии 2