ШӘҺРИ РАМАДАННЫ ОЗАТУ ЗИКЕР-ТӘСБИХЫ
![🤲](https://st.mycdn.me/static/emoji/14-0-0/20/1f932@2x.png)
Әлвәдәәһү, Әлвәдәәһү, хуш килдең рәхмәт ае, Әлвәдәәһ!
Ләә Иләәһә Илләллааһү, ләә Иләәһә Илләллааһ!

Килер көнне җирдә, күктә фәрештәләр сөенешер.
Киткән көнне, бергәләшеп, елашырлар, Әлвәдәәһ!
Саф-саф булып, фәрештәләр җир йөзенә иңәрләр,
Кулларында нурлы табак мөэминнәргә бирерләр.
Шушы айда Корьән иңгән, нур өләшеп галәмгә,
Изге эшләр хуҗа булыр бөтен яман гамәлгә.
![🤲](https://st.mycdn.me/static/emoji/14-0-0/20/1f932@2x.png)
Әлвәдәәһү, Әлвәдәәһү, хуш килдең рәхмәт ае, Әлвәдәәһ!
Ләә Иләәһә Илләллааһү, ләә Иләәһә Илләллааһ!
Ләә Иләәһә Илләллааһү, ләә Иләәһә Илләллааһ!
Рамазанда ачыладыр бу дөньяның мең яме.
Ул Мөхәммәд өммәтенә Хак Тәгалә бүләге!
Нурың белән бизәлгәндер бөтен мәчетләр тәмам.
Зикер, тәсбих вә тәравих китә бездән Әлвәдәәһ.
![🤲](https://st.mycdn.me/static/emoji/14-0-0/20/1f932@2x.png)
Әлвәдәәһү, Әлвәдәәһү, хуш килдең рәхмәт ае, Әлвәдәәһ!
Ләә Иләәһә Илләллааһү, ләә Иләәһә Илләллааһ!
Ләә Иләәһә Илләллааһү, ләә Иләәһә Илләллааһ!
Нурың белән бизәлгәндер бөтен мәчетләр тәмам.
Зикер, тәсбих вә тәравих китә бездән Әлвәдәәһ.
![🤲](https://st.mycdn.me/static/emoji/14-0-0/20/1f932@2x.png)
Әлвәдәәһү, Әлвәдәәһү, хуш килдең рәхмәт ае, Әлвәдәәһ!
Ләә Иләәһә Илләллааһү, ләә Иләәһә Илләллааһ!
Ләә Иләәһә Илләллааһү, ләә Иләәһә Илләллааһ!
Сүзлек:
ӘЛВӘДӘӘҺ – ӘЛВИДАГ – аерылышу, саубуллашу, озату.
Комментарии 22