Бисмиллаһир--рахмәнир--рахим.
«Әлхәмдү лилләәһи Раббил гәәләмиинә гәләә нигмәтил иймәән. Әлхәмдү лилләәһи Раббил гәәләмиинә гәләә нигмәтил исләәм.
Әлхәмдү лилләәһи Раббил гәәләмиинә гәләә нигмәтил Куръәән.
Әлхәмдү лилләәһил ләзии җәгәләнәә мин үммәти сәййидил мүрсәлиин.
Үә нәшкүруһү гәләә мәә һәдәәнәә сәбиилә әһлил иймәәни үәл йәкыййн»
Бисмиллаһир —рахманир--рахим.
Иман нигмәтенә Аллаһка шөкер! Ислам нигмәтенә Аллаһка шөкер! Коръән нигмәтенә Аллаһка шөкер! Безләрне рәсүлләр әфәндесе Мөхәммәт (галәйһис сәлам) өммәтеннән булдырганына Аллаһка шөкер! Һәм дә безләрне иман вә нык инану әһеле юлыннан тугры итеп алып барганына без Аңа шөкер итәбез!
Иртән һәм кичен бер мәртәбә укыган кешенең иманы яңартылып торыр, гөнаһларына тәүбә булыр. Дөньядан ахирәткә иман белән күчәр, торачак урыны оҗмах булыр..
Присоединяйтесь к ОК, чтобы посмотреть больше фото, видео и найти новых друзей.
Комментарии 28
Ничек үткәрергә, нинди дога укырга.
Кадер кичәсе Коръәни Кәримнең пәйгамбәребез Мөхәммәд ﷺ-гә иңдерелә башлаган кичәседер.
Мөхәммәд пәйгамбәр ﷺ
әйткән:
«Рамазан аенда бер кичә бар — ул КАДЕР КИЧӘсе, бу кичә мең кичәдән дә өстен. Кем дә кем ошбу кичәдә Аллаһы Тәгаләгә зикерләр әйтеп, төннең уртасында торып, тәһәҗҗүд намазларын укып, сәхәр вакытында, дога кылып Аллаһыдан сораса, ул кешенең догалары кабул ителер. Чөнки бу төнне рәхмәт фәрештәләре таң күренә башлауга кадәр бәндәләрнең догаларын кабул итеп, Аллаһка ирештереп торачаклар», – дигән.
Бу кичәдә изге гамәлләрнең сәвабы башка кичәләргә караганда бик күпкә артыграк. Пәйгамбәребез ﷺ әйткән:
«Кадер кичәсенә инанып, савабын өмет итеп, гыйбадәт кылганнарның бөтен гөнаһларын Аллаһу Тәгалә кичереп гафу итәр». /әл-Бохари, 1901; Мөслим, 760.
КАДЕР КИЧЕ КАЙЧАН БУЛА
Кадер кичәсе турында – ул Рамазан аеның 27 нче кичәсендә дигән фикер киң таралган. Чөнки әлеге кичә елның кайсы көненә туры килүе төгәл генә билгеле бу...ЕщёКАДЕР КИЧЕ ТУРЫНДА.
Ничек үткәрергә, нинди дога укырга.
Кадер кичәсе Коръәни Кәримнең пәйгамбәребез Мөхәммәд ﷺ-гә иңдерелә башлаган кичәседер.
Мөхәммәд пәйгамбәр ﷺ
әйткән:
«Рамазан аенда бер кичә бар — ул КАДЕР КИЧӘсе, бу кичә мең кичәдән дә өстен. Кем дә кем ошбу кичәдә Аллаһы Тәгаләгә зикерләр әйтеп, төннең уртасында торып, тәһәҗҗүд намазларын укып, сәхәр вакытында, дога кылып Аллаһыдан сораса, ул кешенең догалары кабул ителер. Чөнки бу төнне рәхмәт фәрештәләре таң күренә башлауга кадәр бәндәләрнең догаларын кабул итеп, Аллаһка ирештереп торачаклар», – дигән.
Бу кичәдә изге гамәлләрнең сәвабы башка кичәләргә караганда бик күпкә артыграк. Пәйгамбәребез ﷺ әйткән:
«Кадер кичәсенә инанып, савабын өмет итеп, гыйбадәт кылганнарның бөтен гөнаһларын Аллаһу Тәгалә кичереп гафу итәр». /әл-Бохари, 1901; Мөслим, 760.
КАДЕР КИЧЕ КАЙЧАН БУЛА
Кадер кичәсе турында – ул Рамазан аеның 27 нче кичәсендә дигән фикер киң таралган. Чөнки әлеге кичә елның кайсы көненә туры килүе төгәл генә билгеле булмаса да, риваятьләрнең күбесендә Рамазан аеның 27 нче кичәсенә туры килүе ихтимал диелә. Ләкин кайбер галимнәребез бу кичәне Рамазанның соңгы ункөнлегендәге так сандагы кичәләрдән эзләргә куша.
КАДЕР КИЧӘСЕ билгеләре мондый:
ул кичә бик тыныч кичәләрдән булыр, диелә. Кояш чыкканда, кояшның нуры булмас, дип тә әйтелә.
КАДЕР КИЧЕ ДОГАСЫ
Пәйгамбәребез ﷺ Гайшә анабыз р.г.-гә бу доганы өйрәткән:
ӘЛЛААҺҮММӘ ИННӘКӘ ГӘФҮВВҮН ТҮХИБҮЛ ГӘФҮӘ ФӘГФҮ ГӘННИИ.
/Аллаһым! Син гафу итүче, гафу итүне яратасың, мине гафу ит!
Билгеле, бу кичә догалар кабул була торган кичәләрдән. Шуңа күрә югарыдагы догадан тыш, үзегез өчен, якыннарыгыз өчен, ил-көннәр тыныч булсын өчен һәм башка, җаныгыз ни тели, шуны Аллаһы Тәгаләдән сорап, дога кыла аласыз.
КАДЕР КИЧЕ НАМАЗЫ
Хәдисләрдә, бу кичәдә аерым бер төрле намаз уку тәртибе хакында күрсәтелмәгән. Ләкин кайбер китапларда КАДЕР КИЧӘСЕ НАМАЗЫ хакында кайбер аңлатмалар бар.
Мәсәлән «Гыйбадәте Исламия» китабының (Казан: "Матбугат йорты" 2003) 99нчы битендә бу хакта мондый мәгълүмат бар:
Кадер кичәсе намазы 4 рәкәгать итеп укыла:
1, 3 рәкәгатьләрдә —
1 "Фәтиха", 3 "Кадер" сүрәсе укыла;
2, 4 рәкәгатьләрдә –
1 "Фәтиха", 3 "Ихләс –Кульхүәллааһ" сүрәсе укыла;
Бу намазга түбәндәгечә НИЯТ кылына:
«Йә Рабби! Бу кичә хөрмәтенә, Пәйгамбәребез ﷺ хөрмәтенә, рәхмәти илаһийәң хөрмәтенә минем тәүбәләремне кабул әйлә. Мине гафү-и илаһийәңә фәйзе-илаһийәңә үә илаһи изгелеккә катнашлыгы булганнар җөмләсенә керт!»
Намаздан соң 1 тапкыр:
ӘЛЛААҺҮ ӘКБӘРь! ӘЛЛААҺҮ ӘКБӘРъ!
ЛӘӘ ИЛӘҺӘ ИЛЛӘЛЛААҺҮ.
ҮӘЛЛААҺҮ ӘКБӘРъ!
ҮӘ ЛИЛЛӘӘҺИЛ ХӘМДе – дип тәкъбир әйтелә.
100 тапкыр:
«ӘЛЛААҺҮММӘ ИННӘКӘ ГӘФҮҮҮҮН ТҮХИББҮЛ ГӘФҮӘ ФӘГФҮ ГӘННИИ» — укыла.
"КАДЕР" СҮРӘСЕ
Әгүүзү билләәһи минәш-шәйтаанир-раҗиим.
Бисмилләәһир-рахмәәнир-рахиим.
1) Иннә әннзәлнәһү фии ләйләтил қадер.
2) Үә мәә әдеракә мәә ләйләтүл қадер.
3) Ләйләтүл қадери хайрумм-мин әлфи шәһр.
4) Тәнәззәлүл мәләәәә-икәтү үәррууһү фииһә би- изни раббиһим минн күлли әмръ.
5) Сәләәмүн һиййә хәттә мәтоләгил фәҗер.
/1) Хакыйкаттә, Без аны (Изге Коръәнне) Кадер кичәсендә иңдердек.
2) Кадер кичәсенең нәрсә икәнен син беләсеңме?
3) Кадер кичәсе мең айдан да хәерлерәктер.
4) Ул көндә фәрештәләр һәм Изге Рух (Җәбраил фәрештә), Раббыларының рөхсәте белән Аның әмерләрен үтәр өчен, бер-бер артлы җир йөзенә иңеп кенә торырлар.
5) Кадер кичәсе — ул иминлек кичәсе — таң ата башлаганга чаклы дәвам итәр». «Кадер» сүрәсе.
5-6 апрель — рәсми Кадер кичәсе – Рамазан аеның 26-27нче көне.
Пәйгамбәребез Мөхәммәд ﷺ сәхабәләренә:
“Кадер кичәсен рамазан шәриф аеның ахыргы 10 көненең бер так кичәсендә эзләгез”, – диде. Ягъни 21, 23, 25, 27 һәм 29 нчы кичәдә булуы да ихтимал.
(31 март, 2, 4, 6, 8, апрель кичәләре)