ӘРВАХЛАРГА - БЕЗДӘН ДОГА !
Әрвахлар - мәрхүм улгән якын кешеләребезгә бездән дога!
Әрвахларга багышлап догаларны пәнҗешәмбе кояш баеганнан соң - җомга көнне өйдә, мәчеттә килеш тә укырга була.
“Бисмилләһ”не әйтеп Коръәннән аять-сүрәләр ("Фатиха", "Аят-әл-Көрси", "Йәсин", "Мөлек", "Ихлас") укып багышларга кирәк. Гадәттә "Фатиха", "Йәсин", "Мөлек" сурәләре укыла, аннары кулларыбызны күтәреп, ошбу доганы кылабыз
Бисмилләәһир-рахмәәнир-рахииим.
Йа Раббым! Үзеңнең ризалыгың өчен укылган ошбу Коръән аятьләрен укудагы хата-кимчелекләребезне гафу итеп, Үзеңнең киң рәхмәтең белән кабул ит. Хасил булган әҗер-савапларын – иң элек барча галәмгә рәхмәт өчен җибәрелгән Пәйгамбәребез Мөхәммәд Мостафа салләллаһу галәйһи вә сәлләмнең һәм аның гаиләсенең рух Шәрифләренә ирештер. Атабыз Адәм белән анабыз Һаваның рух шәрифләренә ирештер. Шулай ук, атабыз Адәм галәйһиссәләмнән алып, Мөхәммәд галәйһиссәләмгә кадәр Җир йөзенә килеп киткән барча пәйгамбәрләрнең, габидләрнең, заһидләрнең, остазларыбызның, мөэмин-мөэминә булып үткән барча әти-әни, әби-бабаларыбызның рух шәрифләренә ирештер.
(Газиз әнкәмнең, газиз әткәмнең рух шәрифләренә ирештер.) Кадерле кыз туганнарым һәм ир туганнарымның рух шәрифләренә ирештер. Өсләребездә хаклары булган, гайбәтләренә төшкән әрвахларның рух шәрифләренә ирештер.
Раббым аларның рухларын шат кылып, гөнаһларын ярлыка.
Аларның урыннарын җәннәттә кыл, кабер газапларыннан, кыямәт куркынычларыннан, җәһәннәм утыннан сакла.
Алар бу дөньяда яшәгәндә кылган изгелекләр булса, әҗер-сәвапларын арттыр, кылган кимчелекләрен, хаталарын, гөнаһларын Үзеңнең киң рәхмәтең белән гафу кыл, ахыргы урыннарын җәннәттә кыл.
Раббым, Үзеңнең рәхмәтең белән гөнаһларыбызны ярлыка, дөньяда һәм ахирәттә изге максатларыбызга ирешергә насыйп ит.
Раббым, дөньяда яшәгән вакытыбызда бәндәләргә мохтаҗ кылма. Тәннәребезгә сәламәтлек, җаннарыбызга тынычлык бир, күңелләребезгә иман, мәгърифәт нурларын насыйп ит. Калеб һәм маңгай күзләребезне ач. Башларыбызга зирәк зиһен, үткен фикер, камил гакыл, күркәм холык, тулы иман бир. Дөньяда яшәгәндә гамәл-гыйбадәт, хәер-ихсан белән яшәп, үлем вакытларыбызда ансат үлем бир.
Әманәт җаннарыбызны биргәндә, җәннәтңне күреп, ансат кына тапшырырга насыйп ит.
Кабергә барып кергәндә рәхмәт фәрештәләрең каршылап, сорау-җавапларыбызны да җиңел бирергә һәм җәннәтләреңә дә керергә насыйп ит.
Раббәнәгфирләнә вәливәлидәйнә вәлилмөэминиинә йәүмә йәкуумул хисәәбе. Раббәнәә әәтинәә фиддуньяя хәсәнәтәввә фил аахыйрати хәсәнәтәввә кынәә газәәбәннәәр.
Әмин
Комментарии 54