‼
Дога кылганда, фирдәвес җәннәтендә булырга язсын, дип телибез‼
⁉Ул башкалардан нәрсәсе белән аерылып тора⁉
– Җәннәт үзе сигез төрле каттан тора. Аның иң югары каты вәсилә дип атала, анысында Пәйгамбәребез Мөхәммәд салләллаһу галәйһи вә сәлләм үзе генә булачак. Аннан кала фирдәвес дип атала торганы. Гади мөселманнар өчен ул иң югары дәрәҗә. Пәйгамбәребез безгә, сораган вакытта иң зурысын һәм югарысын сорагыз, ди.
Фирдәвес җәннәтендә булырга иде дип теләү дә шуннан килә. Бу җәннәт Аллаһның тәхете астында урнашкан. Нигъмәтләре дә күбрәк булачак. Шул ук вакытта сигез кат җәннәт арасында тагын бик күп катлар бар. Дөньяда вакытта кешенең яхшы гамәлләре күпме булуга карап, җәннәт каты да төрлечә булачак. Чагыштыру өчен әйткәндә, бер кеше күбрәк эшли, икенчесе әзрәк. Әмма хезмәт хакы бертөсле булырга мөмкин. Ә җәннәттә исә бар да гадел. Яхшы гамәле бергә генә артса да, урыннары төрле катта булачак.
– Җәннәт әһелләре нәрсә белән тукланачак?
– Анда ашыйсы килү, тамак ачыгу булмаячак. Фәкать сыйлансыннар өчен төрле тәмле җиләк-җимешләр, баллы сулар китереләчәк. Ә җәннәткә кергәч тә иң беренче кит бавыры биреләчәк.
– Туганнар, ир-хатын бергә яшәчәкме?
– Әйткәнемчә, җәннәт әһелләре, дөньяда вакыттагы гамәлләренә карап, төрле катларда яшәячәк. Югарыдагы катта яшәүчеләр астарак яшәүче туганнары янына кунакка төшеп йөри ала, ә астагылар өскә менә алмый. Ир белән хатынга килгәндә, аларның никахлары анда да дәвам итә.
Шунысын да әйтергә кирәк: җәннәткә эләккән хатын-кызлар хур кызларыннан да матуррак-гүзәлрәк булачак. Шуңа да ир-атлар үз хатыннары белән бергә булырга теләр. Ире яки хатыны гөнаһлы булып, җәннәттә булмаса, юллары аерыла. Яки мәсәлән ире үлеп, хатыны икенче кешегә кияүгә чыкса, җәннәттә хатыны соңгы ире белән булачак.
Ир белән хатын булып яшәсәләр дә, анда нәсел үрчү булмаячак. Әмма кайбер риваятьләрдә, хатын-кыз бала табарга теләсә, йөклелек вакыты, бала туу һәм аның үсүе бер мизгелдә булачак, диелә. Бу хатын-кызга әни булу рәхәтен тою өчен генә биреләчәк, дип аңлата алар.
– Бу дөньяда ялгыз яшәүче яки берәрсе җәннәткә эләкмәсә, ирләр һәм хатын-кызларга пар булачакмы?
– Ир-атларга хур кызлары булачак. Аллаһ Тәгалә хатын-кызларны да ирсез калдырмаячак. Хатыннар белән хур кызлары арасында бернинди дә көнләшү булмас, чөнки җәннәттә ачулану, рәнҗү, үпкәләү кебек хисләр бөтенләй булмаячак.
– Анда бөтен кеше дә бер яшьтә булачакмы?
– Җәннәткә кергәндә бар кешегә дә 33 яшь булыр, диелә. Тышкы кыяфәтләре дә гел камилләшеп, матураеп торачак. Анда картаю да, үлем дә булмас, җәннәттә мәңге яшәчәкләр.
– Җәннәттә Аллаһ Тәгаләне күрә алачакбызмы?
– Тәмле җимешләр, күңел ял итә торган рәхәтлек була, дидек. Ә иң зур нигъмәт – Аллаһ Тәгаләне күрү. Икенче зур шатлыклары Мөхәммәд салләллаһу галәйһи вә сәлләмне күрү булачак.
Дилбәр Гарифуллина
Присоединяйтесь к ОК, чтобы посмотреть больше фото, видео и найти новых друзей.
Комментарии 5
Эни исэн чакта, йоклар алдыннан ниндидер догалар ойрэтэ иде, белмим файдалы булдымы икэн.
У всех прошу прощения, я только написала про себя и своё мировоззрение.
Мөселман кешесенең бакыйлыкта иң өстен саналган Фирдәүс җәннәтенә керер өчен нинди сыйфатларга ия булырга тиешлеге хакында аңлатырбыз.
Һәрберебез җәннәткә керергә телидер, ләкин теләп кенә максатка ирешүе мөмкин түгел, моның өчен тиешле гамәлләрне кылырга hәм җәннәткә керүчеләрнең төп сыйфатларына ия булырга кирәк.
Аллаhыга мактауларыбыз булсын, Коръәни-Кәримдә җәннәткә керәчәк кешеләрнең гамәлләрен hәм сыйфатларын аңлатучы аятьләр бар. Шушы аятьләрнең кайберләрен “Мөэминүн” сүрәсендә очратырга мөмкин.
«1. Дөреслектә, Аллаhка ышанучылар котылуга ирешерләр.
2. Намаз укыган вакытта хошуг эчендә булучылар (ягъни намазга бөтен күңелләре белән бирелүчеләр, тышкы тынычлыкка игътибар биреп, намазларын тәртип буенча кылучылар - сәҗдә урынында, рoкyг хәлендә - аякларының бармак очларына, сәҗдә хәлендә - борын канатларына, утыргач - тезләренә, сәлaм биргәндә җилкәләренә кaрыйлар);
3
...ЕщёФирдәүс җәннәтенә керәчәк кешеләрнең төп сыйфатларыМөселман кешесенең бакыйлыкта иң өстен саналган Фирдәүс җәннәтенә керер өчен нинди сыйфатларга ия булырга тиешлеге хакында аңлатырбыз.
Һәрберебез җәннәткә керергә телидер, ләкин теләп кенә максатка ирешүе мөмкин түгел, моның өчен тиешле гамәлләрне кылырга hәм җәннәткә керүчеләрнең төп сыйфатларына ия булырга кирәк.
Аллаhыга мактауларыбыз булсын, Коръәни-Кәримдә җәннәткә керәчәк кешеләрнең гамәлләрен hәм сыйфатларын аңлатучы аятьләр бар. Шушы аятьләрнең кайберләрен “Мөэминүн” сүрәсендә очратырга мөмкин.
«1. Дөреслектә, Аллаhка ышанучылар котылуга ирешерләр.
2. Намаз укыган вакытта хошуг эчендә булучылар (ягъни намазга бөтен күңелләре белән бирелүчеләр, тышкы тынычлыкка игътибар биреп, намазларын тәртип буенча кылучылар - сәҗдә урынында, рoкyг хәлендә - аякларының бармак очларына, сәҗдә хәлендә - борын канатларына, утыргач - тезләренә, сәлaм биргәндә җилкәләренә кaрыйлар);
3. Кемнәр буш нәрсәдән, гөнahлы гамәлләрдән йөз чөярләр (ягъни Аллаhы Тәгаләнең ризалыгына ирештерми торган бөтен гамәлләрне, сүзләрне hәм фикерләрне ташлыйлар, алардан баш тарталар);
4. Кемнәр зәкятләрен бирәләр (чөнки зәкят күңелләребезне тәкәбберлек, комсызлык, саранлык hәм ачкүзлелек кебек рухи чирләрдән пакьли hәм эшләп тапкан малны бәрәкәтсезлектән саклый, чынлыкта, зәкят - бай кешенең фәкыйрьгә бирә торган сәдакасы түгел, ә бурычы булып санала);
5. Кемнәр җенси әгъзаларын, гаурәт урыннарын хәрәмнән саклыйлар (ягъни зинадан сакланалар hәм гаурәт урыннарын каплап йөриләр);
6. Хатыннарыннан hәм ия булганнардан башка, чөнки алар шелтәгә кермиләр;
7. Шушы чикләрне үтүчеләр - җинаятьчеләр.
8. Кемнәр әманәткә ригая итәләр hәм вәгъдәләрен үтиләр (шушы сыйфатларга капма-каршы сыйфатлар - монафыйклык галәмәтедер).
9. Кемнәр намазларын үтиләр (намазларын дөрес итеп, тәртип буенча кылалар hәм аларны беркайчан да калдырмыйлар, намазларын саклаучыларның галәмәтләре - намазны кылганнан соң, киләсе намазга әзерләнә башлыйлар hәм аны көтеп алалар).
10. Менә шулар варис булучылардыр, болар барысы да Фирдәүс җәннәтенә варис булырлар, алар анда мәңге яшәрләр».
Хотбәбезне Пәйгамбәребезнең (с.г.в.с.) шушы хәдисе белән тәмамлыйбыз: “Аллаhыдан җәннәтне сораганда, Фирдәүс җәннәтен насыйп итүен сорагыз. Дөреслектә, ул - иң өстен җәннәт дәрәҗәсе, анда җәннәт елгалары ага, ә өстендә Рахманның гареше урнашкан” (Бохари).
Аллаhы Тәгалә барчабызга да фани дөньяда иманлы булып яшәп, бакыйлыкта Yзенең Фирдәүс җәннәтенә керергә насыйп итсен. Амин.
Вәгазь Ульяновск өлкәсе мөселманнары региональ диния нәзарәтенең Голәмәләр шурасы тарафыннан расланды.