Хәтерлисезме, бала вакытта сәпидтән егылсак, агач башыннан төшкәндә аякны сыдырсак, кан саркыган ярага төкерекләп бака яфрагы ябыштырып куя идек. Чынлап та, кан агуы да бик тиз туктый, ярасы да тиз төзәлә торган иде, үлекләп, шешеп тә интектермәде.
✅ Бака яфрагының шундый бер үзлеге бар, бу инде лабораторияләрдә расланган – ул тән тиресе күзәнәкләрен бик тиз үстерә, яраларны тиз бөтәйтә һәм канны туктата. Борынгылар бигрәк белемле булганнар икән, дим, бу хакта бернинди тикшеренүләрсез дә белгәннәр.
✅ Бака яфрагының тагын бер гаҗәеп үзлеге бар – ашказанын дәвалый. Бер туганыбызның ашказанында гастрит иде. Авыртуына чыдый алмыйча, елый-елый идәннәрдә тәгәрәде. Табиблар билгеләгән дарулар да авыртуын вакытлыча гына басты. Шушы туганыбызга кемдер әйтеп, бака яфрагының суын эчә башлаган иде, гастритның ни икәнен дә онытты.
✅ Ләкин гастрит төрлечә: ашказаны суының әчелеге артык булганы, ким булганы һәм нормада булганы бар. Бака яфрагы әчелек нормада һәм ким булган очракта гына булыша.
✅ Бака яфрагы – иң көчле табигый антибиотикларның берсе. Ул организмдагы төрле ялкынсынуларны дәвалый. Ялкынсыну кайда булса да – ашказанындамы, эчәклектәме, үпкәләрдәме, тын юллары, тамак төбендәме – барысын да баса.
✅ Халык медицинасында бака яфрагын суда төнәтеп, ютәлне дәвалаганда эчәләр.
✅ Тән тиресендәге авыруларны дәвалаганда кулланыла. Дәвага бирешми торган псориаздан шифасы бар. Кычытынуны бетерә.
✅ Ангинаны да бака яфрагы төнәтмәсе белән дәваларга мөмкин.
✅ Борынгы халык имчеләре аның белән туберкулезны һәм үпкә яман шешен дәвалаган.
✅ Бака яфрагының тагын бер файдалы һәм кыйммәтле үзлеге – ашказанындагы яман шешне дәвалый. Инде бер дә өметсез булган очракта да бака яфрагының суы белән авыруның хәлен җиңеләйтеп, күпмегәдер гомерен озынайтып була. Нәселләрендә ашказанында, уникеилле эчәктә яман шеш авыруы булган кешеләргә бака яфрагының суын профилактика өчен эчәргә кирәк.
✅ Бака яфрагы мастопатиядән дә дәвалый.
✅ Зобны бетерә.
Бака яфрагы дымлы урыннарда гына үсә. Чишмә буйларында, уртасына су җыелып тора торган юл кырыйларында. Русча «подорожник» дип аталуы да шуннан. Чыланса, бака яфрагының орлыклары ябышкакка әйләнә һәм кешеләрнең аяк киемнәренә ияреп, юл буйлап тарала. Ә татарлар аны су буенда үскәнгә күрә бака яфрагы дип атый.
Бака яфрагын чәчәк ата башлаганнан алып, яфраклары корыганчыга кадәр җыярга була.
‼ Бака яфрагының судагы төнәтмәсе болай әзерләнә: 2 аш кашыгы кипкән һәм вакланган бака яфрагына 200 мл кайнап суынган су коеп, сулы савыт эчендә 30 минут акрын гына төнәтәләр. Аннары 10 минут суытып, сөзәләр. Көненә өч тапкыр ашарга 15 минут кала 1-2 аш кашыгы эчәләр. Бака яфрагын озак эчәргә була, ул агулы үлән түгел.
‼ Ашказанын дәвалар өчен яфраклардан сыгылган суты яхшырак. Яфракларны юып, ярты сәгатькә салкын суга салып торырга, аннары саркытып, иттарткычтан чыгарырга һәм марляга салып сыгарга кирәк. Яңа сыгылган сут суыткычта 3 кенә көн саклана, аннары әчи. Әчемәсен өчен, аңа бермә-бер күләмдә бал кушалар. Суны үлчәүгә куеп үлчәргә, ничә грамм булса, шуның кадәр үк бал кушарга. Бу су да көнгә 3 тапкыр, ашарга 15 минут кала берәр аш кашыгы эчелә.
‼ Бака яфрагының суын башкача да әзерләргә була. Яфракларны вак итеп турап, чиста коры банкага шикәр комы белән аралаштырып тутыралар. Караңгы җылы урында ике атна тоталар. Караңгы урын булмаса, банканы кара төстәге тукыма белән урарга мөмкин. Ике атнадан әзер була. Көнгә 3-4 тапкыр ашарга 15-20 минут кала бер аш кашыгы эчәләр.
‼ Бака яфрагының орлыклары да шифалы. Аларны киптереп төеп, бу порошокны даими эч киткәндә ашарга 30 минут кала кашык очы белән кабып куялар.
‼ Шушы ук орлыкларны су белән болгатып эчсәң, киресенчә, эчне йомшарта. 10 г төелгән орлыкны ярты стакан суга саласы.
Игътибар!!! Бака яфрагын әчелеге югары гастрит вакытында кулланырга ярамый. Ул эчелекне тагын да арттыра. Әчелек югары булганда ашказаны кыздыра, әче китерә. Башта тикшеренегез, үзегезгә зыян китерә күрмәгез.
Присоединяйтесь к ОК, чтобы посмотреть больше фото, видео и найти новых друзей.
Нет комментариев