🌄 ТОРМЫШ – СУ 🌊💦
✍ СҮЗЛӘР – ҖИЛ 💤
Алар белән сак эш итегез. Пычрак килеп чыкмасын.
Үз киләчәгеңне белмичә, кешенең үткәнен тикшермә!
САБЫР сүзе Коръәндә 104 тапкыр телгә алына. КҮРКӘМ САБЫРЛЫКЛАР ИЯСЕ БУЛЫРГА ЯЗСЫН!
Бүген кем булуыгыз мөһим түгел!
ИРТӘГӘ КЕМ БУЛЫРСЫЗ – ШУЛ МӨҺИМ. Кем булуыгыз белән бер кайчан да мактанмагыз. Шахмат уены беткәч, король дә, пешка да бер тартмада яталар бит, шуны онытмаска кирәк.
Аллаһ Тәгалә сине бәхетле итәсе килсә, иң авыр юллардан йөртер, чөнки бәхеткә җиңел юллар юк!
3 нәрсәне синдә күрә белгән кешенең кадерен бел:
💠 елмаю артына яшергән кайгыңны,
💠 ярсулы ачу артындагы яратуны,
💠 дәшмәвеңнең сәбәбен.
🔥 ИБРАҺИМ галәйһиссәләмне УТ та яндыра алмаган,
🗡 ИСМӘГЫЙЛЬ галәйһиссәләмне ПЫЧАК та үтерә алмады,
🌊 МУСА галәйһиссәләмне ДИҢГЕЗ дә батыра алмаган,
🐋 ЮНЫС галәйһиссәламгә КИТ БАЛЫГЫ зыян сала алмаган.
‼ АЛЛАҺ ТӘГАЛӘГӘ ГЕНӘ ТӘВӘККӘЛЛЕК КЫЛ, бернидән дә курыкма - сиңа берни дә булмас!
Кешенең бөтен кешегә дә ЯХШЫЛЫК эшләргә мөмкинлеге юк, әмма берәүгә дә зыян салмаска мөмкинлеге бар.(интернет)
Присоединяйтесь к ОК, чтобы посмотреть больше фото, видео и найти новых друзей.
Комментарии 1