Предыдущая публикация
Иртәнге намазны укымам дип,
Уянып торырга иренеп ятканда,
Төшемдә әнки кысып кочаклый,
Такси белән очып кайтканда.
Хәзер ул мохтаҗ түгел инде
Җылы сүзгә, җылы карашка.
Иртәнге догам барып җитмәгәч,
Кечерәеп калгандыр бер башка.
Әнкием,үзем исән чагымда
Калдырмам изге догамнан.
Яшисең үзәгемнең уртасында
Минем фәрештәгә тиң анам.
Борчылма, җаным- бәгърем,
Догаларым белән искә алам.
Оҗмах бакчасында ятуыңны
Намазларымда теләп калам
13.07.2024
Сания Шәрипова, Башкортостан, Бүздәк.
Присоединяйтесь к ОК, чтобы посмотреть больше фото, видео и найти новых друзей.
Комментарии 6