Без, бер төркем өлкән буын кешеләре, Башкирское долголетие. Туризм програ ммасы буенча Бөре шәһәре, мәхәббәт шәһәре, борыгы сәүдәгәрләр шәһәре, алма шәһәрендә Оксана Сунагатуллина җитәкчелегендә сәяхәттә булдык. Шәһәрнең тарихи музеена, “Соколок” паркына экскурция ясадык. Кафеда тамак туйдырдык Октябрь мәйданында йөргәндә, җитәкчебез Константин Воробьев бүгенге көндә илле меңләп кеше һәм ун меңләп студент яшәгән борынгы Бөредә купецлар тормышы турында мавыктыргыч истәлекләр сөйләде. Аларның лавкаларында мастер класста үзебезгә төрле ташлардан бөтүләр ясап, түшләребезгә тагып алдык. Без ГИДыбызны бик тиз үз иттек. Кайда җәяү, кайда безгә тәгаенләнгән автобус белән йөри торгач, “Михайло Архангельский Храмга кереп, андагы иконалар турында белешмәләр алдык. Биредә бер Храмны бушатып СВОдагылар кием плащлар, чирки таламасынга битлекләр, төрле размердагы носилкалар тегәләр икән, ирәтәгәдән сугышка җибәрү өчен тартмаларга тутырып ук куйганнар.
Елга буена төштек, анда бала-чага, рәхәтләнеп, су керә.Сәяхәтебезне яшьләр паркында ял белән тәмамладык. Безнең белән бергә килгән төркемдәшебез (кызганычка каршы исем шәрифләрен сорамаганмын, районыбыз мәктәбенең берсендә чит телләр укыткан) “Студент чагында, сине мин утырткан идем”, - дип, каенны барып кочаклап алды. Үзләренең чаңгы шуып йөргән трассаларын күрсәтте.
Минем улым да биредә кооперация техникумында белем алган иде. Үзем 50ел элек районның җыелма командасы төркемендә өстәл теннисы уйнарга килгән идем.
инем өчен тагы бер уңыш елмайды, көтмәгән урында (автобуста) укучыларым белән очрашу узды. Төркемдәшләрем газета һәм интернет аша мине һәм иҗатымны яхшы беләләр икән. Үзләрен кызыксындырган сорауларны бирделәр, мин рәхәтләнеп җавап кайтардым. Чулпан авылы хатынкаеның кешеләр алдында әйткән рәхмәте күңелемә сары май булып ятты. Күзләрнең дә рәте юк, башкача язмам инде дигән уйларны артка куеп, янә илһамланып киттем. Күңел өчен бер җылы сүз җитә.
Безне фельдшер Альбина Шафиева озатып йөрде, кан басымнарын үлчәде. Көн дә бик матур торды
Сәяхәтне оештырып, өлкәннәрне шатландыручыларга зур рәхмәт.
Сания Шәрипова, Бүздәк районы, Уран авылы
Нет комментариев