Балыкка барасы килеп,
Ашкына, төшә теше,
Ял җитсә минекнең.
Әйтерсең башка юк эше.
Җибәрәсем килеп тормый:
-Суыкта йөрмисең, катып,
Каян юллыйм сине? - дим,-
Я, үләрсең, пәкегә батып.
Өйгә чакыр дустыңны.
Кайда да шул ук аракы.
Җылыда эчсәң дә,
Исертә ул сабакы.
Бик үк ризалашмаса да
Минем белән килешә.
Кармагын, шешәсен әзерли,
Теләгенә ирешә.
Утыралар аквариумннан
Песигә балык тотып,
Мәзәк сөйләп, шешә бушатып,
Дөньяларын онытып.
Икебез дә үзсүзле.
Җибәрмәдем балыкка.
Телефоннан мактана:
-Мин әле, - ди, - балыкта.
Сания Шәрипова, Башкортостан, Бүздәк районы, Уран авылы.
2013
Присоединяйтесь к ОК, чтобы посмотреть больше фото, видео и найти новых друзей.
Нет комментариев