¡¡¡¡¡¡¡¡¡¡¡¡¡¡¡¡¡¡¡¡¡¡¡¡¡¡¡¡¡¡¡¡¡¡¡¡¡¡¡¡¡¡¡¡¡¡¡¡¡¡¡¡¡¡¡¡¡¡¡
1) - Аллаһы Тәгалә Илчесенең с.г.в. туган елы?
- 570(571) елның Рабигуль-әүвәл аенда
2) - Аллаһы Тәгалә Илчесе туган ел ничек атала һәм ни сәбәпле?
- Фил елы. Сәбәбе Коръәндәге "Фил" сүрәсендә аңлатыла.
3) - Пәйгамбәребез с.г.в. балаларының исемнәрен атагыз.
- Касыйм, Габдулла, Ибраһим, Зәйнәб, Рукыя, Фатыйма, Өммегөлсем.
4) - Аллаһы Тәгалә Илчесе с.г.в. ничә тапкыр хаҗ кылган?
- 1 тапкыр
5) - Пәйгамбәребезнең с.г.в. Мәдинәгә килгән көнен һәм елын атагыз.
- Пәйгамбәрлекнең 13нче елы рабигуль-әүвәл аеның 12нче көне.
6) - Пәйгамбәргә 4 яшь тулгач, аның белән нинди вакыйга була?
- Фәрештәләр аның йөрәген чистарталар
7) - Абыйсы Әбү Талиб белән Пәйгамбәребез с.г.в. 12 яшендә кая бара?
- Шамга (Хәзерге Сурия җирләренә).
8) - Яшь чагында Пәйгамбәребез с.г.в. нәрсә белән шөгылләнгән?
- Көтү көткән, сату иткән.
9) - 25 яшь тулгач Пәйгамбәребез с.г.в. тормышында нинди мөһим вакыйга була?
- Хәдичәгә өйләнә.
10) - Гарәпләрнең бәхәсен чишкәндә һәм үз кулы белән Кара ташны куйганда Пәйгамбәребезгә с.г.в. ничә яшь була?
- 35 яшь.
11) - Пәйгамбәребез Мөхәммәднең с.г.в. яраткан төсләрен атагыз.
- Ак һәм яшел.
12) - Әнисе үлгәндә Мөхәммәд пәйгамбәргә ничә яшь була?
- 6 яшь.
13) - Пәйгамбәребез с.г.в. бабасының исеме ничек?
- Габдулмуталлиб
14) - Иң кыска һәм иң озын сүрәләрне атагыз.
- Иң кыска сүрә -"Кәүсәр" сүрәсе һәм иң озын сүрә -"Бакара" сүрәсе
15) - Намаз кайчан фарыз була башлый?
- Мигъраҗ вакытында.
16) - Коръәни Кәримне яттан белгән кешеләрне ничек атыйлар?
- Коръән-хафиз
17) - Коръән уку кагыйдәләрен өйрәнгән фән ничек атала?
- Тәҗвид фәне
18) - Пәйгамбәребез с.г.в. Әбү Бәкер исемле сәхәбәсе белән "Сәүр" дигән тау куышлыгында булганда аларга нинди хайваннар ярдәм итте?
- Үрмәкүч тау кушлыгына керә торган урында пәрәвез ясады, күгәрчен тау куышлыгы яныда күкәйләрен салды.
19) - Тарихта иң бөек доганы нинди пәйгамбәр кылган?
- Муса пәйгамбәрнең абыйсы Харунны пәйгамбәр итүен ялварып, Аллаһы Тәгаләгә кылган догасы.
20) - Кешелек тарихында булган иң озын сәфәр?
- Миграҗ.
21) - Пәйгамбәребез мөәзиненең исеме нинди булган?
- Билял ибн Рабах.
22) - Тәураттагы беренче сүз нинди булган? - Бисмилләһир-рахмәнир-рахиим.
23) - Җир йөзендә иң матур кеше кем булган?
- Йосыф.
24) - Пәйгамбәребезгә с.г.в. һәм өммәтебез өчен фарыз булган беренче намаз.
- Өйлә намазы.
25) - Кеше яратылган көн.
- Җомга көне.
26) - Пәйгамбәребез с.г.в.-нең сәхәбәләренең кайсыннан фәрештәләр оялганнар?
- Пәйгамбәребез с.г.в. кияве - Госман ибн Аффаннан.
27) - Шайтан кайсы сәхәбәдән курыккан?
- Гомәр ибн әл-Хаттабтан.
28) - Нинди көннәрдә ураза тотарга ярамый?
- Ураза һәм Корбан бәйрәмнәрендә, тәшрик көннәрендә.
29) - Нинди очракларда сул кул белән ашарга ярый?
- Суган, сарымсак ашаганда, уң кул белән ашап булмаган очракларда. Ике кул белән ашаганда.
30) - Нинди пәйгамбәр тимерче булган?
- Давыт галәйһиссәләм
31) - Нинди пәйгамбәр балта остасы булган?
- Зәкәрия галәйһиссәләм
32) - “Коръәннең йөрәге” дип нинди сүрәне атыйлар?
- "Йә Син" сүрәсе.
33) - Коръәннең нинди сүрәсен җомга көнендә укырга кирәк?
- "Каһф" сүрәсе.
34) - Фарыз һәм сөннәт нәрсәне аңлата?
- Тиеш һәм теләнгән гамәл;
- Фарыз – шундый гамәл, аны кылган кеше саваплы була, ә кылмаганы гөнаһлы була. Аның фарызлыгына (тиешле булганына) ышанмаган кеше кяфер (имансыз) була.
Фарыз гамәлләр: Ислам диненең хаклыгына ышану, һәркөн биш вакыт намаз уку һ.б.
- Сөннәт – шундый гамәл, аны кылган кеше саваплы була, әмма кылмаганы гөнаһлы булмаса да, Мөхәммәд галәйһиссәләмнең шәфәгатенә (яклауына) лаек булмый.
Сөннәт гамәлләр: яхшы эшләрне “Бисмилләһ” белән башлау, төчкергәч “Әлхәмдүлилләһ” дип әйтү һ.б.
35) - Кадер кичәсе нәрсә ул? Аның турында кайсы сүрәдә әйтелә?
- Кадер кичәсе - Рамазан аеның бик изге кичәсе. Ул кичәдә Коръән иңдерелә башлаган. Аның турында "Кадр" сүрәсендә әйтелгән.
36) - Сәдаканы кемгә бирергә була?
- Бу сорауга җавап "Тәүбә" сүрәсенең, 60-нчы аятендә әйтелгән.
37) - Иң бөек фәрештәләрне атагыз.
- Джибриль, Исрафиль, Микаиль, үлем фәрештәсе.
38) - Нинди мөселман галимнәрен атый аласыз?
- Хәсән Басри, Суфьян ас-Саури, Габдулла ибн Мубарак, Әбу Хәнифә, ибн Касир, Куртуби һ.б.
39) - Мәзхәб нәрсә ул?
- Мәзһәб гарәпчәдән юл дип тәрҗемә ителә, ягъни мәзһәб – ул дини мәсъәләләрне аңлата торган мәктәп.
40) - “Әһле китап” ул кемнәр?
- Яһүдиләр һәм христианнар.
41) - Кол Шәриф кем ул?
- Кол Шәриф - Казан ханлыгы чорының мәшһүр шагыйре, дин һәм дәүләт эшлеклесе, сәид (Пәйгамбәребез с.г.в. Нәселеннән булган галим).
42) - “Зикер” нәрсәне аңлата?
- Аллаһы Тәгаләне искә төшерү.
43) - «Халилуллаһ», «Калимуллаһ», «Хабибуллаһ». Бу сүзләр нәрсә аңлата?
- «Халилуллаһ» - Аллаһ дусты, «Калимуллаһ» - Аллаһы Тәгалә белән сөйләшкән кеше,
«Хабибуллаһ» - Аллаһның сөеклесе.
44) - Коръән уку алдыннан «истигазаның» мәҗбүри булу турында аят китерегез.
- "Нәхел" сүрәсе, 98 аять.
45) - Хиҗри ел буенча ел хисабын һәм тәравих намазын җәмәгать белән укуны кем башлап җибәрә?
- Гомәр бин әл-Хаттаб.
46) - Коръәни Кәримдәге сүрәләрне хәзерге тәртип буенча кем төзергә кушкан?
- Аллаһы Тәгалә.
47) - Гарәп булмаган 3 сәхәбәне атагыз.
- Сальман фарси, Әбу Сухайль Руми, Билал ибн Рабах.
48) - Кеше үлгәч тә, аңа савап языла торган гамәлләрне санагыз.
- Кеше үлгәч, аның гамәлләре туктала, ул кылган яки мөнәсәбәте булган өч гамәлдән кала:
1) һәрвакыт, кеше үлгәч тә, башкаларга файда китереп торучы сәдака яки гамәл,
2) кешеләргә (киләчәк буыннарга) файда китерүче төрле өлкәләргә кагылган, кешеләрнең тормышларын җиңеләйтүче, Аллаһы Тәгаләгә якынайтучы, гөнаһтан саклаучы белем,
3) яхшы холыклы, аның өчен догалар кылып торучы бала.
Үзе исән чагында көчен, милкен, вакытын, җанын исраф иткән бу 3 нәрсә аның гамәл дәфтәрен башкаларга файда китереп торганчы тутырачаклар.
49) - Коръәндә «бисмиллә» ничә тапкыр очрый?
Һәм ул үзенең традицион урынында булмаган сүрәне атагыз.
- 114 тапкыр,
- "Нәмл" сүрәсендә бисмиллә сүрәнең уртасында очрый.
50) - «Мөхәммәд расулүЛлаһ» дип әйтүче кеше өчен нәрсә мәҗбүри була башлый?
- Бу сүзләрне әйткән кеше ихластан Пәйгамбәребезгә с.г.в. иярергә, аннан үрнәк алырга тиеш була. Бу хакта "Гыймран" сүрәсенең 31нче аятендә әйтелгән.
51) - Сөннәт нәрсә ул? Билгеләмә бирегез.
- Аллаһы Тәгалә Илчесенең гамәлләре.
52) - Татар халкының бабалары рәсми рәвештә ислам динен кайда һәм ничәнче елда кабул итәләр?
- Болгар дәүләтендә, 922 елда.
53) - Бәдр янындагы көрәшнең сәбәбе нәрсәдә?
- Мөхәммәднең с.г.в. Шам җирләреннән кайтып баручы Әбу Суфьян башлыгы астындагы көрәйшилар караванына һөҗүм итүе.
54) - Нинди сүрә “Бисмилләһир-рахмәнир-рахиим” дип башланмый?
Ни сәбәпле?
- "Тәүбә" сүрәсе.
- Чөнки сүрә Аллаһы Тәгаләнең җәзаларыннан башлана
55) - Коръәннең нинди аятендә ислам диненең җиңел дин булуы турында әйтелә?
- "Бәкара" сүрәсенең 185нче аяте.
56) - Иң соңыннан нинди аят иңдерелгән?
- "Бәкара" сүрәсенең 281нче аяте.
57) - Габдулла ибн Габбасның нинди титулы булган?
- "Хабруль Өммәт", ягъни бөтен өммәтнең галиме.
58) - Мәрьям улы Гайсә галәйһиссәләм икенче тапкыр килүендә нинди гамәл кылачак?
- Җир йөзен игелек һәм хакыйкать белән тутырачак.
59) - «Бисмилләһир-рахмәнир-рахиим” сүзләре нинди сүрәдә ике тапкыр кабатлана?
- "Нәмел" сүрәсендә.
60) - Бишенче хәлифнең исеме ничек?
- Хәсән ибн Гали.
61) - Атасы, бабасы һәм бабасының атасы пәйгамбәрләр булган пәйгамбәрне атагыз.
- Йосыф ибн Йагкуб ибн Исхак ибн Ибраһим.
62) - 20 ел губернатор, 20 ел хәлиф булган Пәйгамбәребез с.г.в. сәхәбәсенең исемен атагыз.
- Мөгавия ибн Әбу Хәнифә.
63) - Әбү Бәкер ничә ел идарә иткән?
- 2 ел да 3 ай.
64) - Нинди сүрә “Коръән бизмәне” дип атала?
- "Әл-Маида" сүрәсе
65) - “Дауд сүрәсе” дип нинди сүрә атала?
- "Сад" сүрәсе.
66) - Пәйгамбәребез с.г.в. үлгәч, аның тәнен кем юган?
- Гали ибн Әбу Талиб
67) - «Әлиф ләм мим» дип башланган сүрәләрне атагыз.
- "Бәкара", "Гыймран", "Рум", "Сәҗдә", "Ганкабут" сүрәләре
68) - Аллаһы Тәгалә Коръәндә нинди пәйгамбәр исәнлеге белән ант итә?
- Мөхәммәд с.г.в.
69) - “Коръәни Кәрим" дип нинди сүрәдә әйтелә?
- "Вакыйга" сүрәсендә
70) - «Аллаһу лә иләәһә илля хуваль хаййюль кайум” сүзләре кайда очрый?
- "Бәкара" сүрәсенең 255нче аятендә.
- "Гыймран" сүрәсенең, 2нче аятендә.
71) - Нинди өч кешене Җәннәттә сагыналар?
- Гали ибн Әбу Талиб, Амар ибн Ясир, Салман аль-Фарси.
72) - Гарәп һәм татар телендә иман шартларын тәртип буенча әйтеп бирегез.
- Әмәнтү билләәһи үә мәлә икәтиһии үә күтүбиһии үә рүсүлиһии үәл-йәүмил-әәхири үәл-кадәри хайриһии үә шәрриһи минәл-лааһи тәгааләә үәл-бәгси бәгдәл-мәүти.
Мәгънәсе: ышандым мин Аллаһы Тәгаләгә, Аның фәрештәләренә, Аның китапларына, Аның пәйгамбәрләренә, ахирәт көненә, тәкъдирнең (язмышның) яхшысы да, яманы да Аллаһы Тәгаләдән булуына һәм үлгәннән соң янә терелүгә.
73) - Кайда һәм кайчан пәйгамбәребез с.г.в. үзенең соңгы хөтбәсен (вәгазен) укыган?
- Гарәфәт үзәнлегендә, соңгы хаҗы вакытында һиҗри ел хисабы буенча 10нчы елда.
74) - Коръәндә нинди таулар искә алыналар?
- Тур, Сафа һәм Мәрвә.
75) - Нинди сүрәләр пәйгамбәрләр исеме белән аталганнар?
- Йосыф, Худ, Ибраһим, Йунус, Мөхәммәд, Нух.
76) - Кәгъбәтуллаһ янында кемнең аяк эзләре сакланып калган?
- Ибраһим галәйһиссәләмнең аяк эзләре (Макам Ибраһим). Бу турыда "Бәкара" сүрәсенең 125 аятендә әйтелгән.
77) - Коръәндә нинди пәйгамбәр исеме еш очрый?
- Муса галәйһиссәләм
78) - Нәрсә таштан яратыла, таш белән саклана һәм таштан үлә?
- Салих галәйһиссәләмнең дөясе, Мәгарәдәге өч кеше, Хәбәши гаскәре.
79) - “Нәҗес” нинди төрләргә бүленә?
- Җиңел һәм авыр, каты һәм сыек, күренә торган һәм күзгә күренми торган.
80) - Азан әйткән өчен нинди савап бар?
- Мөәзин аның азанын ишетүчеләр исәбеннән савап алачак, шулай ук Кыямәт көнендә азан әйтүчеләр башкалардан муеннары белән аерылып торачаклар.
81) - Таң аткач бәйрәм намазына кадәр намаз укырга ярыймы?
- Юк.
82) - Хаҗ төрләрен атагыз.
- «Кыйран», «Таматтуг», «Ифрад».
83) - Иген уңышыннан зәкят ничә % түләнә?
- Яңгыр яуганда гына су сибелгән игеннән 10%, техника кулланып су сибелгән игеннән – 5 %.
84) - Госман ибн Аффан Коръәнне ничәнче елда җыеп бетерә?
- Хиҗри ел исәбе буенча 25нче елда.
85) - Зәм-Зәм коесының икенче атамасын әйтегез.
- Исмәгыйль коесы.
86) - “Сәҗдә тилявә” кайчан кылына һәм Коръәндә бу сәҗдәне кылырга тиешле ничә аять бар?
- Коръән Кәримнең 14 урынында сәҗдә аяте бар: “Әгъраф”, “Рагъд”, “Нәхел”, «Исра», “Мәрьям”, “Хаҗ”, “Фуркан”, “Нәмел”, “Сәҗдә”, “Сад”, “Фуссиләт”, “Нәҗем”, “Иншикак”, “Галәк” сүрәләрендә.
Шушы сәҗдә аятьләренең берсен укыган кешегә дә, ишеткән кешегә дә сәҗдәи тиләвәт кылу – ваҗиб.
87) - "Ихлас" сүрәсенең мәгънәсен әйтеп бирегез.
- 1. Әйт син, әй Мөхәммәд галәйһиссәләм: “Аллаһ бер генә. 2. Ул камил хуҗа.
3.Ул тудырылмаган да, тудырмаган да.
4. Аллаһка тиңдәш юк”.
88) - Җәмәгать белән намаз уку ялгыз укудан ничә тапкырга артыграк?
Бу турыда пәйгамбәребезнең с.г.в. хәдисен китерегез.
- Пәйгамбәребез с.г.в. әйткән: "Намазны имам һәм җәмәгать белән уку ялгыз укудан егерме җиде дәрәҗәгә артыграк" (Бохари, Мөслим).
89) - 28 җүзнең сүрәләрен нәрсә берләштерә?
- Алар барысы да Мәдинә шәһәрендә иңдерелгән.
90) - Мөхәммәд с.г.в. Исеме Коръәндә ничә тапкыр искә алына?
- 4 тапкыр
91) - Госман ибн Аффанны ни сәбәпле зун-нурайн дип атаганнар?
- Чөнки ул Пәйгамбәребезнең с.г.в. ике кызына өйләнгән була.
92) - Әбү Бәкерне ни сәбәпле ас-сиддик дип атаганнар?
- Чөнки ул башкалар ышанмаган вакытта Пәйгамбәрнең Исра кылуына ышана.
93) - Ни сәбәпле Гомәр ибн әл-Хаттабны әл-Фарук дип атаганнар?
- Чөнки ул ялган белән хакыйкатьне аера белгән.
94) - Пәйгамбәрнең с.г.в. сәхәбәсе Салман әл-Фарси милләте буенча кем була?
- Фарсы милләтеннән булган
95) - “Аятел көрси” кайсы сүрәдә?
- "Бәкара" сүрәсендә.
96) - Пәйгамбәребез Мөхәммәд с.г.в. нинди мәгарәдә кешеләрдән читләшеп торырга яраткан?
- "Нур" тавының "Хира" мәгарәсендә
97) - «Әл-Гимран» кемнәр ул?
- Мәрьямның әти-әнисе
98) - Ни сәбәпле без Али ибн Абу Талибны искә алганда «каррамаллаху важхаху» дип әйтәбез?
- Чөнки ул беркайчан да потларга табынмаган
99) - Нугман ибн Сабит кем ул?
- Әбү Хәнифә
100) - Танылган галимнәрдән кем иң күп хәдис белүче булган?
- Әхмәд ибн Ханбал
Присоединяйтесь к ОК, чтобы посмотреть больше фото, видео и найти новых друзей.
Нет комментариев