Бу вакыйганы миңа якташ танышым бәян итте. “Сания апа, сез кеше башыннан үткән хәлләрне тыңлыйсыз һәм шуларга нигезләнеп, хикәяләр тудырасыз дип ишеттем. Минем үткәннәрем турында да языгыз әле. Бәлки кемгәдер файдасы тиеп куяр. Минем тырмага басмаслар”, ‒ дип үтенде. Кәгазьгә төшерергә вәгъдә бирмәсәм дә, сөйләгәннәрен бүлдермичә тыңладым. Әллә ни үзгәреш кертмичә, ничек бар, шулай итеп, сөйләүче мин дип сөйләгәч, беренче заттан, геройга исем кушмыйча язарга уйладым.
Мин авылда үстем. Әти кирпеч заводында эретеп ябыштыручы, әни кладовщик булып эшләде. Колхоз таралгач, авылда башка кулга тотып эшләрдәй юньле эше дә юк иде. Алар каядыр чыгып китәргә кызыкмады, үз өебез бар, ихатада мал- туар асрап, бакча карап, энем белән икебезне үстерделәр. Читтән караганда, тату тыныч гаилә булып күрендек. Әти безне тәрбияләүгә әллә ни игътибар бирмәде, кирәксә-кирәкмәсә гаеп табып, мыгырданырга яратты, шуңа без аңардан куркып үстек. Аның акырып эндәшүеннән җиләгән, эштән арыган әнинең йөзенә юньләтләп елмаю кунмады да диярлек. Мәктәпне тәмамлау белән, Бөре шәһәренә китеп, конкурс бик зур булмаганлыктан, технологлыкка укырга кердем.
Тулай торакка яшәргә урнашып, үземне зурлар рәтенә куеп, үзем теләгәнчә, яшәүне хуп күрдем. Өйрәтүче, катышучы юк, бәйдән ычкынган көчектәй, уйнаклап тик йөрим. Ирекле яшәүнең рәхәтлекләре ‒ беренче курсны бетергәндә, тәмәке көйрәтергә, шәраб эчәргә, егетләр белән үбешергә өйрәндем. Оятмы, оят Мәскәүдә кыйбат, бездә бесплат дип типтердем. Үземне бик текә тоттым, бөтен егетләр миңа кызыгып карады. Хәзерге күзлегем бу чорны бөтенләй икенче төрле күрсәтә. Чынында исә, миңа дигән кияүләр я үзем ише бала-чага, я иртә өлгергән яшүсмерләр икән. Нәтиҗәдә, икенче курс башында озатып йөргән берәүдән авырга уздым. Егетем, әти буласын сизгәч, суда эрегән тоз сымак, тормышымнан чыгып югалды.
Куркуымнан коелып төштем. Ялгыш кынадыр. Нигәдер, корсагым үсмичә, эчемдәге яралгым юкка чыгардай тоелды. Тулай торактагы иптәш кызлар, хәлемә кереп, төрле киңәшләр бирделәр, нинди дару төймәләре ашап, аңардан котылу юлларын өйрәттеләр. Акылым җитеп, аларны тыңларга ашыкмадым. Өйгә, киңәшкә кайтып, хәлне аңлаткач, гомеремдә беренче тапкыр әни миңа кул күтәрде: “Безгә шул фәхишәләр генә җитмәгән иде”, ‒ дип, дөнья яңгыратып, кычкырып, чатнатып, яңагыма чабып җибәрде. Аңарга әти дә килеп кушылды. Килеп туган коточкыч хәлне энәсеннән җебенә хәтле сөйләп тормыйм. Кыскасы гаиләне оятка калдырган өчен, күзгә - башка чалынмаска кушып, өйдән куып дигәндәй чыгарып җибәрделәр.
Бөрегә килгәч, хатын-кызлар консультациясенә юл тотудан башка чарам калмады. Документларым да юк иде. Тизрәк бу авыр йөктән котылу турында уйладым. Чират көтеп утырганда, табиб кабинетыннан чыккан аристократларча мода белән киенгән эшләпәле хатынга игътибарымны юнәлттем. Ул, диварга сөялеп, тавышсыз гына елый иде. Әлегә кадәр төшенмим, нигәдер, язмыш шулай куштымы, олы кешенең тик томалга балавыз сыгуы сәер тоелдымы, юатырга теләгән кызы сымак аның кырына барып сыендым. Кояш апа (исеме шулай икән), түгелеп-түгелеп, миңа (бер балага) эчен ашаган сызлавын бушатып ташлады.
Апага утыз сигез яшь, ире биш яшькә өлкәнрәк икән. Аңарда ‒ анамнезе.Икенче төрле әйтсәк, студент чактагы аборттан соң, баласын таба алмый. Менә сигезенче авыры, бала яралгысы тагы төшкән. Врачлар нишләргә белми кул селти, мондый вакыйгалардан соң иренең дә йөзе ачылмый.
Аңы ничек юатырга белмичә, сыенган килеш басып тора бирдем. Әпә кебек эндәшми тормас өчен, дулкынланып, үземнең проблеманы сөйләдем. Кояш апа елаудан туктагач, кайгысын оныткандай, миңа кызганып карап, ике генә сүз әйтте:
‒ Тукта, кызыкай.
Бераз уйланып торгач, адресымны сорап язып алды, берничә көннән очрашырга вәгъдә бирде, шуңа кадәр ашыкмый торырга кушты.
Өч көн үтмәде, дәрескә барырга чыгуыма, тулай торак каршысына “пятьнашка” машинасында ире белән килеп туктадылар. Карап торышка матур киенгән, бер-берсен тулыландырган бу пар эшлекле кешеләргә охшап тора иде. Машинага утыртып, техникумга кадәр илткәндә, борылырга урын калдырмыйча, баламны табарга кирәклеген, тугач, үзләренә алырга теләүләрен әйттеләр. Документлар артыннан йөрүне өсләренә алачаклар. Авырлы чакта алар белән йортларында аерым бүлмәдә, теләгәнемне ашап, вакытында врачка күренеп, даими күзәтүләре астында яшәргә тиешмен икән.Бала тугач, кулыма миңа укып бетергәнче җитәрлек акча бирәчәкләр.
Әллә ни озак уйлап тормый, ризалашып, иркен өйләренә күченеп тә куйдым. Алдашмаганнар икән, вакытлыча торган гаиләмдә хан кызыныкыннан яхшырак шартларда яшәдем, туасы балам бар яклап та нормада. Техникумнан акадим ял алдым. Акыл утыргандай булды, тегендә-монда чыгып йөрмәдем. Ара - тирә Кояш апа корсагымнан сөеп китә, аның артыннан үзем дә сыпыргалап куям.
Кызым туарга, ике ай чамасы вакыт калганда, олы йөрәкле кешеләр яшәгән бу йортны зур фаҗига саклап торган. Җил исеп, болытлар кояшны каплап, көнне караңгылатып, тәрәзәләргә кар катыш яңгыр юеше чәпәп, аяк астын тайгакландырып торган кыш белән яз сугышкан чорның ял көнендә Кояш апа белән ире, өйдә ялгызымны калдырып, дөньяга килмәгән бәләкәчне сыйларга, тозланган кыяр-помидор, компот алырга дип, дачага киттеләр.
Дәваханәдән шылтыратып, аларның авариягә очравын, шоферның үлемен, пассажирның авыр хәлдә икәнен хәбәр иткәч, аңгармастан дәваханәгә чаптым. Кояш апа ушында иде, мине күргәч, сызланып, җиңелчә елмаеп куйды. Кулларын корсагыма куеп, хәлсез тавышы белән тынычландырырга тырышты:
‒ Сиңа көяләнергә ярамый,сәламәтлегең белән балаң турында уйла. Синең турыда үзем кайгыртырмын...
Лычма су булып, яңгырга чыланып, яшьләремә манчылып, өйгә кайттым. Берничә ай яшәү дәверендә Кояш апа белән иренә шулкадәр ияләшкән идем. Киләчәктә нәрсә көткәнен күз алдыма китерә алмадым.
Икенче көнне иртән Кояш апаның авария вакытында алган травмалардан, бу дөньяны калдырып, китеп баруын реанимация врачы җиткерде...
Күмү мәшәкатьләре белән конторада бергә эшләгән хезмәткәрләре шөгыльләнде. Алар икесе бер оешманың рәссамнары иде. Кеше бик күп булуга карамастан, миңа игътибар итмәделәр. Могаен безнең килешү хакында да белмәгәннәрдер.
Шулай да чаларган чәчле абзый кайгыны уртаклашты, иртәгә конторага кереп чыгарга кушты. Вакытында чакырылган бүлмәгә бардым... Ул нотариус икән. Мин дәваханәгә килеп киткәннән соң, бакыйлыкка күчәренә өч сәгать кала, Кояш апа аны реанимациягә чакыртып, минем файдага васыятьнамә төзегән һәм миңа атап “Кызым, мин сиңа ышанам”дигән язу калдырган.
Ул чакта (ун ел элек) ниләр кичергәнемне әйтү кирәкмидер. Кызым мәктәптә укып йөри, мин Кояшымны ‒ бәхет кояшымны дөньядагы барлык нәрсәдән дә артык яратам. Читтән торып институт тәмамладым. Сезгә алып килгән бу күчтәнәчләрне безнең завод җитештерә, күбесен минем технология буенча эшлиләр.
Әти- әнине гафу иттем, кызым белән кунакка кайтып йөрибез. Кияүгә чыгарга ашыкмыйм, буш куыклардан күңелем сүрелгән. Эштән тыш вакытымны кызыма багышлыйм. Кояш апага рәхмәтләр укыйм, аларның урыны оҗмахта булуын телим ... Кояш апаның ышанычын аклаячакмын... Сания апа, язарсыз микән?
‒ Кызың әтием кем, әтием кая, дип, төпченмиме соң?
‒ Юк, сыйныфларында ярты класс аның кебек әтисезләр. Күбесе әби-бабалары тәрбиясендә үсә. Шундый замана китте бит хәзер.
‒ Кояшың нигә миңа андый исем сайладың, дип сорамыймы?
‒ Исеменең тарихын белә ул. Сирәк очраса да, дөньяда юк исем түгел ич. Ярата ул исемен.
‒ Сания апа, язарсызмы икән?
‒ Мин ышанып тыңладым да ул. Укучылар ышанып бетәр микән соң? Азагы әйбәт кинолардагы сымак тәмамланган,‒ дим, кунагымны үз күчтәнәчләре белән, сыйлый-сыйлый, чәй эчергәндә.
‒ Сез ышандырырлык итеп языгыз, Сания апа.
Ничек ишеттем, шулай яздым. Ышанасыңмы, ышанмыйсыңмы, анысы үзеңнән тора, укучым.
Сания Шәрипова, Башкортостан, Бүздәк
Присоединяйтесь к ОК, чтобы посмотреть больше фото, видео и найти новых друзей.
Комментарии 1