Предыдущая публикация
ТУГАН БУЛГАЧ, ШУНДЫЙ ТУГАН БУЛСЫН...
Рима Зәйтүн көе
Рүзилә Гатауллина сүзләре
Туган булгач шундый туган булсын
Авыр чакта сиңа терәк булсын
Ак бәхетләр һәм дә саулык теләп
Һәр иртәдә сиңа дога кылсын.
Колачларын җәеп, көтмәгәндә
Көлә-көлә сиңа килеп керсен
Сагындым бит туганкаем диеп
Кочып алып битләреңнән сөйсен.
Туган булгач, үзең кебек булсын
Җаны җылы, күңеле киң булсын
Әткәй-әнкәйләрнең изге җаны
Балалары өчен шат булсын.
Туган булгач, шундый туган булсын
Туганлыкның белсен кадерен
Яшәүләре мең кат күңелле бит
Үкенечсез үтсә гомерең.
Присоединяйтесь к ОК, чтобы посмотреть больше фото, видео и найти новых друзей.
Нет комментариев