Таңны көчкә аттырды Гөлсинә. Башында тик бер уй: “Ничек бу пычраклыкны күтәреп яшәргә?”. Үз-үзен өзгәләп ташлар дәрәҗәгә җитеп, җанын кая куярга белми азапланды. Ярый әле бүген ял көне, төн буе йокы күрмәгән, елаудан шешенеп беткән күзләре белән ничек барыр иде укучылары каршына? Әнисе белән әтисенә генә барып ишетелмәсен, күтәрә алмас йөрәкләре. Ә Илшатка ни дип аңлатыр? Җәйгә өйләнешергә сүз куешкан иде бит алар. “Яңа елга туй ясыйк” – дип тә караган иде Илшаты. “Унынчыларымны чыгарам, ярты уку елында ташлап китмим” – дип Гөлсинә ризалыгын бирмәде.
Гөлсинә көч-хәл белән кузгалып, канга баткан урын-җирләрне җыештырып алды. Аларны кая куярга белми аптырап бетте. “Яндырырга кирәк, Нәгыйммәттәй кайтканчы яндырырга!- дип киенергә тотынды. Кичә сулар ташып, мичкә утын тутырып куйганын уйлап, мунчага керде. Коры утын ут төртүгә шыртлап янып та китте. Мич авызы Гөлсинә томырган төргәкне ялкынга чорнады.
Иртән сыер савырга чыккан Фирая, мунча торбасыннан чыккан төтенгә карап: “И булган бала инде бу Гөлсинә, таң белән мунча да ягып җибәргән, әйтеп чыгыйм әле, алай булгач, кызурак итсен, бер мунча барыбызга да җитәр”- дип, сөтен ишек алдына гына куйды да, әнисе йортына атлады.
Звонокка басып кына чакырып чыгармакчы булган иде Гөлсинәне, чыгучы булмагач, өйгә керде. Тик өйдә беркем дә булмагач: “Мунча ишеге ачык иде шул, шунда керәсе калган башта”, - дип кире борылып чыкты. Мунчаның тышкы ишеге дә, эчке ишеге дә ачык, мич алдында сәер итеп Гөлсинә чүгәләгән иде.
“Исереп үләсең бит, балакай, нишләп мич каршында утырасың” – дип, Фирая ярым ушындагы Гөлсинәне ихатага алып чыкты.
Гөлсинә үксеп Фираяның кочагына егылды. Эшнең нәрсә дә икәнен төшенгәч: “Кем эше, әйт, яшермә”- дип Фирая кабат-кабат сораса да, Гөлсинә әйтергә кирәк тапмады. Фиданның янап чыгып киткәненнән куркып түгел, үзенең исемен шул хәшәрәт белән бәйләп сөйләгәннәрен теләмәде.
Хәтимәттәй кайтканчы Гөлсинә Муратовна янына кич кунарга, бу хәлләрнең берсен дә белмәгән, Рәйдә йөрде.
Ә мәктәптә кич тоткарланырга туры килгәндә, Гөлсинә Муратовнаны Фирая соравы буенча, военрук Самат озатып йөрде.
Фидан Гөлсинәне кич очрату мөмкинлегеннән ваз кичкәнен аңлап, бервакыт көндез юлына чыкты. Гөлсинә күрмәмешкә салышып китеп барырга уйласа да, “битенә тирес каплаган” Фидан аны кулыннан каерып туктатты.
- Карчыгыңны кунакка озат, чыдар хәлем калмады- диде ул теш арасыннан гына.
Гөлсинә: “Яшисең килсә, минем юлыма башка чыкма! – диде дә, башын горур күтәреп китеп барды. Фидан нәрсәдер мыгырданып басып калганын, Гөлсинә ишетмәде.
Ноябрь бәйрәменә мәктәп әзерләгән концертка коллектив биюләр салуны Гөлсинә Муратовнага йөкләделәр. Каршы килмәде ул. Үзенең унынчы классыннан да менә дигән номерлар әзерләде. Гомүмән, соңгы вакытны үзенә эш артыннан эш өеп кенә торды. Күңел ярасын эш белән дәваларга тырышты ул. Менә бүген дә соңга кадәр биюләрне кабатладылар. Иртәгә чыгыш ясаячаклар.
- Ярый, бүгенгә җитәр, иртәгә концерт алдыннан тагын бер үтәрбез” – дип биючеләрен кайтарып җибәрде дә, икенче этажга укытучылар бүлмәсенә киенергә менеп китте. Самат районга ике көнлек семинарга киткән иде, шуңа Гөлсинә, балалардан калмаска тырышып, тиз генә пальтосын киде дә, чыгар ишеккә юнәлде.
Бала-чага ут белән бер бит ул. Кай арада киенгәннәр дә, кай арада чыгып йөгергәннәр. Дежурда торучы апа гына торып калган.
Гөлсинә олы урамга төшми, тыкрыктан гына кайтырга булды. Бу вакытта авыл яшьләре кичке кинога җыела башлый, клуб тирәсендә Фиданны очратудан курыкты ул. Караңгы булу өстенә, җирдә туңып калган түмгәкләр атларга комаучалый. Фонарен кабызырга шикләнде Гөлсинә, кабаланмый гына атлап, тыкрыкка борылды.
Тыкрыкта кемдер басып торганын күреп, туктап калды. Тиз генә кире борылды да мәктәпкә таба йөгерә башлады. Бер тәрәзәсендә ут яна, димәк, дежур апа әле кайтып китмәгән. Тик озак йөгерә алмады, аягы бер каты түмгәккә эләгеп, барып төште. Аягының авыртуына чыдый алмый, кычкырып җибәргәнен, артыннан куып килгән Фиданнан башка, беркем дә ишетмәде. (дәвамы бар)
Присоединяйтесь к ОК, чтобы посмотреть больше фото, видео и найти новых друзей.
Комментарии 75