И яшибез, и чабабыз инде,
Вакыт җитми артка карарга..
Я төзибез, я сүтәбез шунда-
Я ятларга кирәк ярарга.
Иртән торып, күзне ачабыз да,
Эшкә диеп чыгып чабабыз...
Теге кирәк, монсы җитми диеп,
Гомер буе шулай янабыз..
Ә гомеркәй, сиздермичә генә
Ага ,китә, чаба, йөгерә...
Картлыгы да гомер җебен бәйләп
Бездән алдан килеп өлгерә.
Чаба кеше, тирә- якка карап,
Уйланырга әле вакыт юк.
Кулда акча, өстә матур кием,
Шөкер инде, тамак күптән тук.
Бер мизгелдә барсы юкка чыгар,
Дигән уйлар керми башларга...
Якыннарның кадерләрен белик,
Кайтмас алар "киткән" яклардан.
Иртән торгач, бер елмаеп алыйк,
Әйтик матур, яхшы сүзләрне.
Беркем белми, бәлки соңгы тапкыр
Күрәбездер газиз күзләрне..
Эштән кайткач, гөрләшеп бер алыйк,
Утырыйк та табын артына...
Ник ашыкмый яши алмыйбыз соң?
Нәрсә җитми кеше халкына?...🥀
Авторы билгесез.....
Присоединяйтесь к ОК, чтобы посмотреть больше фото, видео и найти новых друзей.
Комментарии 93
Алга таба туры юллар бар
Ник ашыгасын сон..Чапма Дустым..
Артына да борылып карап ал..
Эллэ арт як чиста тугел микэн..
Шуннан качып Кеше ашыга..
Кая йогергэнен белештерми..
Чаба бирэ "ТОМАН" каршына..
"Тарих Капкан" ачык булса гына..
Барачак Юлларын ун булыр..
ХОДАЙГА Рэхмэтле булалсан..
Тормышын Ожмахтай тоелыр..
Кон темасын яктырткан очен Авторга зур рэхмэт..
Уз Доньябызда Кешегэ карамый..Ашыкмый гына Туры юлдан барыйк..Узебез булып калыйк...
Уткэненэ кайтыр Юл булыр..
Матур хатирэлэр ЯНАРТА(А)ЛСАН..
ГОМЕРлэрен УЛМЭС ЖЫР Булыр..