Каеннарны кочтым - наз алдым.
Туган айга карап дога кылдым -
Калебем - пакь, җаным тазарды.
Чишмәләргә төштем - моңнар алдым,
Тауга күтәрелдем - иркенлек.
Мәңгелекнең үзедер бу таулар,
Тормышыбыз гына бер көнлек.
Зәңгәр күккә бактым - ах, чиксезлек!
Ә кыялар нинди горурлар!
Шулай сабыр, горур булган өчен
Йөз ел, мең ел тагын торырлар.
Тирән елга һәрчак тыныч ага,
Диңгез күрке - биек дулкыннар.
Дулкыннар да килеп бер бәрелә
Үзләреннән биек упкынга.
Дәрьялардан ашкынулар алдым,
Дуамаллык бирде давыллар.
Йолдызлы күк югарыга дәшә,
Тирәнлеккә өнди тамырлар.
Әй син, дөнья, бер могҗиза икән,
Карап торам, торам аптырап:
Ә үзем соң ниләр өләшәлдем
Булсын өчен дөнья яктырак?!
Нурлан ГАНИЕВ.
Присоединяйтесь к ОК, чтобы посмотреть больше фото, видео и найти новых друзей.
Нет комментариев