28нче июнь иртәсе, җомга таңы- иртәсе котлы-мөбарәк булсын!
... Без бу дөньяда узгынчы гына, дуслар... Узгынчы-сәяхәтче... Поезд тәрәзәсеннән карап барганыбыз бар бит инде:әллә ниләр күрәбез анда-авыллар, шәһәрләр, болыннар , урманнар, күлләр , елгалар елкылдап кала. Барысы да үтә дә китә... Шундый тиз үтә! Гомер-поезд да шулай! Үтеп бара! Гомердән өзек-өзек хатирәләр генә кала... Поезддан төшкән станциядә генә уйланабыз:узган юл турында, ни өчен килүебез, сәяхәт максатлары турында... Һәр җомга мөэмин-мөселман өчен шундый форсат бирә уйлану өчен:БЕЗ ӘЛЕ КАЯ БАРАБЫЗ?! НИЧЕК БАРАБЫЗ? БЕЗДӘН СОҢ НИ КАЛА? МАКСАТЫБЫЗ ДӨРЕСМЕ? УЛ ЧЫНГА АШАРМЫ?! АЛЛАҺ РИЗАЛЫГЫНА ЛАЕК БУЛЫРМЫ УЛ?ҮЗЕБЕЗ РИЗА БУЛЫРБЫЗМЫ АННАН?! ҮКЕНМӘБЕЗМЕ?! КЕШЕЛӘР РӘХМӘТЛЕ БУЛЫРМЫ ?! Үзебезгә үзебез хәерле җаваплар бирә алсак иде... Җомгаларыбыз тормыш сәяхәтенә хәерле юнәлешләр бирсен иде. Әмиин, йәә Рабби! Барысы да әйбәт булыр, ин шәә Аллаһ!
Присоединяйтесь к ОК, чтобы посмотреть больше фото, видео и найти новых друзей.
Нет комментариев