Хөрмәтле дин кардәшләрем!
Барыгызны да Корбан гаете бәйрәме белән котлыйм!
🤲 Раббыбыз Аллаһ тоткан уразаларыбызны, укыган намаз һәм хәерле догаларыбызны, чалган (чалдырган) корбаннарыбызны, бирелгән хәер-садәкаларыбызны кабул итсә иде.
🤲 Һәрбер садака һәм изгелекләребезне Аллаһ Раббыбыз каршында кабул булырлык итеп кылырга Аллаһы Тәгалә насыйп итсен!
🤲 Аллаһ Раббыбыз ниятләгән һәр изге гамәлләребезне, гыйбәдәтләребезне кабул кылсын! Әҗер савапларына ирешергә насыйп итсен!
🤲 Бөтен галәмнәрнең Раббысы- Раббыбыз Аллаһ сүбехәәнәһу вә тәгалә, ил көннәребезгә, дөньяларыбызга тынычлык иминлек бирсен! Сугыш афәтләрен, ачлык афәтләрен бирмәсен!
🤲 Киләсе елларда да, Аллаһы Раббыбыз, гает шатлыкларын исәнлек-сәламәтлектә, тыныч һәм иминлек, шатлык бәхетләрдә, кулыбызда булган нигьмәтләрнең кадерен белеп шөкерана белән күрергә насыйп итсен!
🤲 Әәмииин!
Присоединяйтесь к ОК, чтобы посмотреть больше фото, видео и найти новых друзей.
Нет комментариев