Ни хәллэрегез бар, әти-әни..?
Сез гомергә кулга кул бергә булдыгыз, сезнең тормышны ходай шулай яраткан. Без шуның өчен аңа мең рәхмәт укыйбыз. Икегез дә олы йерәкле, безнең өчен җан атып торучы кеше сез.. Баһадирдай дүрт тәүфыйклы малай үстереп, аларны якты тормышка кертеп җибэрдегез. Безгә, килен булып төшкәч, килен дип бер тапкыр да дәшмәдегез, гомер буе "кызым" булдык без. Эшегездә дә, тормышыгызда да, якыннар, туганнар, күршеләр арасында да, зур хөрмэткә лаеклы Салихжан абый белән Ләйсирә апа булдыгыз. Нинди кыенлыклар очрап торса, шуларны дөрес кабул итеп алдыгыз һәм җиңә бардыгыз. Безгә һәрчак ныклы таяныч һәм терәк булдыгыз, сезнең киңәшләрегез безнең өчен алтын-көмешкэ тиң. Бүгенгесе көндә сезне куандырып торучы, игелекле 11 онык, 6 оныкчыгыгыз бар...
Әти, әни, безгә хэер догаларыгызны жибәреп торыгыз, без сезнең йезләрегезгә кызыллык китермәскә сүз бирәбез, сез һәрчак безнең йерәк түрендэ, безнең уйларда булачаксыз...
65 ел алтын канатлы булып яшәргә барлык кешегә язмаган ул, аллаһыма шөкер шушы сезнең тормыш шулай озын хәрле булган өчен.. Сез безне пар канатлы әти-әниле, оныкларны яратучан әби-бабайлы иттегез.. Зур рәхмәт сезгә!. Сезнең каршыда баш иябез..
Күпме генә сөйләнсәң дә, сөйләп бетергесез бу хат......
Иң мөһиме, без беләбез - сез ходайның мәңгелек йортында кабат бергә, куллар кулда.. шул уй юата, әлхамдулилла.
Без сезне бик нык яратабыз, хуш... Әти-әни ❤️🙏🙏🙏
Әгерҗе районы, оҗмахка тиң булган кечкенэ Әрем авылында гомер иткән, Шәйхеләхмәт улы Салихҗан һәм Әхәт кызы Ләйсирә Шәйхеләхмәтовларга багышладым. Барлык балалары, туганнары, якыннары исеменнән.
Присоединяйтесь к ОК, чтобы посмотреть больше фото, видео и найти новых друзей.
Комментарии 3
Бик матур язгансың, үксеп елап укыдым минем өчен бик кадерле хөрмәтле кешеләр иде урыннары җәннәттә булсын изге җаннарның, бик сагынам сезгә барыгыз га исәнлек саулык уңышлар җан тынычлыгы бәхетле озын гомер кайгы хәсрәт күрми яшәүңне теләп калам.