Әлхәмдү Лилләһи Раббил гаәләмиин. Үәс-саләәтү үәс-сәләәмү галәә расүүлинәә Мухаммәдин үә галәә әәлиһи үә әсхаабиһи әҗмәгыйн.
Йа Раббым Аллам, шушы мөбарәк Рамазан айларында, догалар кабул булган айларда үткән, тоткан уразаларыбызны кабул кыл. Башкарган нәфел, сөннәт, фарыз намазларыбызны, таравих намазларын Үзеңнең киң рәхмәтең белән кабуллардан кыл.
Йа Раббым Аллам, мәхшәр мәйданнарында басып торганда, таравих намазларында басып торуларыбыз да ярдәм итсен. Үзеңнең хозурыңда басып торган вакытта хәлебез җиңел булсын. Мәхшәр мәйданнарында эссе булганда, сусаган вакытта безгә шушы тоткан уразаларыбыз ярдәм итсен. Безгә ризык булып, сусауны басарга сәбәпче булсын.
Й Раббым Аллам, елга бер генә килә торган бу мөбарәк айның һәр мизгелен файдалы итеп үткәрергә насыйп ит.
Йа Раббым Аллам, синнән генә сорыйбыз, шушы Рамазан айларына ирешмәгән безнең дин кардәшләребезнең, вафат булган әти-әниләребезнең, туганнарыбызның гөнаһларын ярлыка. Аларның изге гамәлләрен арттыр. Кыямәткә хәтле каберләрен нурлы кылып, кыямәткә хәтле нигъмәттә ятарга насыйп ит. Кыямәт көнендә аларның урыннарын җәннәттә кыл.
Йа Раббым Аллам, безнең өчен шушы Рамазан айлары ахыргы Рамазан ае булмасын. Киләсе Рамазан айларын иминлектә, сәламәт килеш каршы алырга насыйп ит.
Йә, Раббым Аллаһ, барчаларыбызның тормышына бәрәкәт, малларыбызга хәләллек, бәрәкәт бир, авыруларыбызга хәерле шифаларыңны бир, төрле бәла-казаларга, төрле авырлыкларга төшүчеләргә Үзеңнең ярдәмеңне насыйп ит.
Йа Раббым Аллам, илебезне төрле хәвефләрдән, сугышлардан, бәла-казалардан Үзең сакла.
Йа Раббым Аллам, барчабызга кадер кичәләрен гыйбадәттә үткәрергә насыйп әйлә. Кадер кичәләрендә гыйбадәт кылучы бәндәләреңнән булырга насыйп ит.
Йа Раббым Аллам, Син гафу итүче, барчаларыбызның гөнаһларын гафу ит.
Йа Раббым Аллам, авырлыкларны җиңел күтәрә алырлык, уразаларыбызны Үзең риза булырдай итеп тотарлык тәкъвалык бир, изге ниятләребезгә, морад-максатларыбызга ирештер.
Йа Раббым Аллам, уразаларыбызны киң итеп ачылган Раян капкасыннан Фирдәвес җәннәтенә үтәргә, Синең йөзеңне күреп куанырга лаек булырдай итеп тотарга насыйп ит.
Йа Раббым Аллам, безгә һидаят юлын күрсәт, һәммәбезне дә исламлы, иманлы, намазлы кыл. Йөзләребезне нурлы кыл. Тел ачкычлары, зиһен ачкычлары биреп, Үзең кушканнарны үтәргә, тыйганнарыңнан тыелып яшәргә насыйп ит.
رَبَّنَا آتِنَا فِي الدُّنْيَا حَسَنَةً وَفِي الآخِرَةِ حَسَنَةً وَقِنَا عَذَابَ النَّارِ
Раббәнә әтинә фиддүнйә хәсәнәтәү вә фил әхыйрати хәсәнәтәү вә кыйнә гәзәбәннәр.
Әй, безнең Раббыбыз, безгә дөньяда изгелекне һәм ахирәттә изгелекне бир. Син безне тәмуг уты газабыннан сакла. Әмин!
Әлхәмдү Лилләһи Раббил гәәләмиин. Үәс-саләәтү үәс-сәләәмү галәә расүүлинәә Мухаммәдин үә галәә әәлиһи үә әсхаабиһи
әҗмәгыйн.
Присоединяйтесь к ОК, чтобы посмотреть больше фото, видео и найти новых друзей.
Нет комментариев