Киң яланнар уртасына,
Утыргандыр безнең авыл.
Ышыкланыр урманнар юк,
Кышын — буран, җәен — давыл.
Көртләр күмә урамнарны,
Түбәсеннән зур капканың...
Тик шулай да Сөендектән,
Матур авыл бер тапмадым.
Чишмә тауның итәгендә,
Җәйләр җитсә җиләк пешә.
Су юлының сукмагыннан,
Авылыма килен төшә.
Ак яулыклы ул киленнәр,
Көянтәләп судан кайта.
Төшкән килен кире китми,
Чишмә суы үзенә тарта.
Муеллы куак, Чияле тау,
Мрәсем эче, Торна тавы.
Ераклардан балкып тора,
Сөендегем — туган авылым.
Таллы күлнең ярларында,
Күп аунадык балачакта.
Әй, җилдердек Тәлгать бабай,
Иярләгән чаптар атта.
Җәй җитүгә җыелалар
Авылыма кызы, улы.
Колач җәеп каршы ала
Һәммәбезне Чапай юлы.
Кеше сөйли шушы юлдан
Аргамакта туздырып тузан
Элек-элек заманнарда
Кыю комдив Чапай узган.
Шушы юлдан 300 елда
Узган күпме яше, карты...
Мине әле дә юл чатында
Көткән кебек сөйгән картый.
Акыллыга үземне санап
Сезгә тагы бер сер чишәм.
Татар түгел, башкорт түгел,
Монда яши кызу мишәр.
Дин-йолалар бер булса да,
Охшаса да ашлар ашка.
Без бөтенләй икенчебез
Безнең милләт үзенә башка.
Тату тормыш кичерәләр
Бу авылда карты, яше...
Авылыма хөрмәт өстәп
Туган монда безнең нәсел.
Безнекеләр борын чөйми:
“Безгә юк, — дип, илдә тиң дә!”
Без беркемнән артык түгел,
Без беркемнән түгел ким дә.
Укытучылар һәм җырчылар,
Бизнесменнар, гармунчылар...
Мишәр булгач, бик аз гына
Мактанмыйча кем соң чыдар?
Чабуымнан тартырсыз сез
Мактанулар артып китсә...
Арабызда Резедабыз —
Атказанган актриса!
Күпләребез киләчәктә
Орден, медальләр дә тагар
Хаҗимуллин Альфред әйтә
Җәүдәт улы. Почти шагыйрь!
Туган җиргә сөю килә
Ана сөте һәм кендектән.
Горурланып әйтә алабыз:
“Без туганбыз Сөендектә!”
Альфред Хаҗимуллин.
Сөендек авылы.4 июль 2014
Присоединяйтесь к ОК, чтобы посмотреть больше фото, видео и найти новых друзей.
Нет комментариев