Предыдущая публикация
Нидер җитми, тирә як
Тоела шуңа кара.
Хатын-кыз башкармаган
Нинди эш бар, әйтеп кара.
Күз карашыбыз белән
Кара көчне куганбыз.
Тормышны матурларга,
Без бу җиргә туганбыз.
Төшермәсен кәефне
Тормыш ваклыклары.
Күрә белергә кирәк,
Күп аның аклыклары.
Дөнья тоткасы – хатын кыз,
Аларсыз тормыш бәйрәмсез,
Аш тәмсез, килешмәсәгез,
Ялгыз яшәп карагыз сез.
Хатын-кыз – юлдаш, теләк,
Нык ышанычлы терәк.
Көчле булса да беләк,
Һәрчак хатын- кыз кирәк.
Сания Шәрипова, Башкортостан, Бүздәк районы, Уран авылы
08.03.14.
Присоединяйтесь к ОК, чтобы подписаться на группу и комментировать публикации.
Нет комментариев