Предыдущая публикация
Сугыш... Бу сүз үз эченә мәңге бетмәс күңел яраларын, челпәрәмә килгән кеше язмышларын, ятимлек көйдереп алган миллионнарча гаиләләрне, ачлык-ялангачлыкны һәм ачы күз яшьләрен ала. Бу шомлы сүзне әйтү белән ут-ялкын, кайгы, үлем, михнәт, вәхшилек күз алдына килеп баса. Кемнәрнең генә үзәген өзмәгән дә, тормышын җимермәгән бу каһәр суккан афәт. Миллионлаган тыныч халыкның яшьлек елларын, балалык чорын, пар канатлы булып, тигез гаиләдә яшәвен җимереп, йолкып алган бу кара еллар.
Присоединяйтесь к ОК, чтобы подписаться на группу и комментировать публикации.
Нет комментариев